Счётчик Яшы
СӨТ АЗЫКЛАРЫ аста-секин фото ресептлари - GOTOVIM.UZ
Национальные блюда

СӨТ АЗЫКЛАРЫ

СӨТ АЗЫКЛАРЫ

Сөт бик күп төрле ашамлыклар әзерләү өчен кулланыла. Аны куллануның үз серләре бар. Мәсәлән, камыр өчен кайнамаган җылымса сөт әйбәт. Кайнаган сөт камырны уңдырмый. Кастрюльнең эченә-кырыена май сөртсәң, кайнаганда сөт ташымый. Сөттән бушаган савытны башта салкын су белән, аннары гына кайнар су белән юалар. Шулай эшләгәндә ул тизрәк чистара. Кайнаган салкын сөтне кайвакыт яңадан кайнатырга кирәк була. Бу очракта сөтне чиста кастрюльгә салып болгата-болгата кайнаталар, югыйсә аның көеп китүе ихтимал. Сөт тиз кайнасын өчен аңа шикәр комы өстиләр. Сөт татлы булсын дисәң, кайнаганда 1 л га 300—400 г шикәр комы кушарга кирәк. Ул чәй өчен дә, үзен генә эчәргә дә әйбәт була. Әчи башлаган сөтне камыр ашларына гына салалар.

Эремчек әзерләү

Яңа савылган һәм сөзелгән сөтне эмальле савытка салып, җылы урынга әчетергә куялар. Тизрәк әчетергә кирәк булса, каймак өстиләр. Сөт оегач, 2—3 катлы марля капчыкка салып, салкынча урынга элеп куялар.
Суы саркып беткән эремчек ак яки бераз саргылтрак була. Аны тактага куеп, өстен икенче такта белән каплыйлар һәм авыр әйбер белән бастыралар. Эремчек тыгызлана, тәме дә яхшыра.
Эремчекне табынга янына шикәр комы яки варенье белән китерсәң, ул тагын да тәмлерәк була.

Эремчек сырнигы

Әзер эремчекне иләк я ит тарткычтан чыгарып, төерен бетерәләр, он яки манный ярмасы, шикәр комы, чи йомырка, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. 60—65 г лы кисәкләрне онда әвәләп, яссы биточки рәвешенә китерәләр дә, кызу майлы табада әйләндерә-әйләндерә кызартып алгач, 3—5 минутка духовкага куеп тоталар. Тәлинкәләргә өчәрне куеп, өстенә каймак сибеп, табынга китерәләр.
Сырникны төшен алган йөзем җимеше яки угыч аша уздырган кишер кушып төрләндерергә дә мөмкин.
150 г эремчеккә: 20 г он, чирек йомырка, 50 г йөзем җимеше яки кишер, 10—15 г шикәр комы, 10—15 г май, калганнары — кирәгенчә.

Сыр ашлары

Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (1 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Tushlik - Kechki ovqat - Atıştırmalık Средняя Азия
Автор: GOTOVIMUZ Обслуживает: 4-5
Общее время приготовления: 1 soatdan ortiq

Сыр — сөттән әзерләнгән файдалы һәм туклыклы ашамлыкның берсе. Организм аны тиз үзләштерә. Сырда 30 процент май була. Ул аксымга, кальцийга, фосфорга һәм төрле минераль матдәләргә бай. Анда В группасы витаминнары да күп. Мәгълүм булганча, В витамины кешенең нерв системасы өчен кирәк. Сыр белән төрле ризыклар әзерләп була. Мәсәлән, аны бутерброд ясау өчен һәм паста, салат, соуслар, шулпалы ашлар, шулпадан соң бирелә торган ашлар әзерләгәндә кулланырга мөмкин.

Ingredients

  • Quyida keltirilgan barcha ingredientlar

Пошаговая рецепт приготовления

Сырдан паста

1

Каты итеп пешергән йомырканы һәм артык майлы булмаган сырны вак итеп турыйлар да икесен бергә ит тарткычтан чыгаралар. Шуңа әзер горчица, атланмай, борыч кушып, йомшарганчы болгаталар. Сыр майлы булса, атланмай салмыйлар. Шул пастаны савытка өяләр, янына яшел үлән — укроп, петрушка куеп китерәләр.

2

100 г сырга: 1 йомырка, 30 г атланмай, калганнары — кирәгенчә.

Сырлы алма салаты

3

Алманың чистартып төшен алгач, эрбет чикләвеге кадәр итеп турыйлар, янына шулай ук турап сыр салалар, әзер горчица, майонез өстәп, яхшылап болгаталар; савытка өеп, укроп, петрушка белән бизиләр һәм табынга бирәләр. 100 г сырга: 50 г алма. бераз горчица, 40—50 г майонез.

Сыр белән шулпалы аш

4

Сырны эрбет чикләвеге зурлыгында турагач, кызган майлы табада кыздырып алалар. Аерым табада шакмаклап тураган искергән бодай ипие, вак итеп тураган башлы суган да кыздыралар. Шуларның бер өлешен кирәгенчә кайнар суда яки шулпада, я сөттә болгата-болгата кайнаталар. Кыздырган азыкларның калганын салып, тоз, борыч сибәләр, тиз генә тагын кайнатып чыгаралар да, тәлинкәләргә бүлеп, өстенә каймак өстәп бирәләр.

5

100—150 г сыр, 100—150 г ипи, 50 г башлы суган, 20—25 г май, тоз, борыч — кирәгенчә.

6

Кыздырган сыр. Тышчасы алынган сырны дүрт бармак киңлектә, ярты см калынлыкта телемләп кискәч, башта онга, аннары сөткә тугланган йомыркага манчып алгач, кипкән бодай ипие валчыгында әвәлиләр. Кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздырып алалар. Кайнар килеш бәрәңге боткасы яки пешкән макарон белән бирәләр.

Сырдан өйдә әзерләнгән салат

7

Вак угычтан угач, сырны тирән савытка салып, янына уылган йомырка, вакланган сарымсак, майонез өстәп, яхшылап болгаталар да 3—5 минут салкында тоталар. Табынга укроп белән бизәп китерәләр.

8

300 г сырга: 1 йомырка, 40—60 г майонез, сарымсак, борыч — кирәгенчә.

Вам также может понравиться