Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    ОМЫРКА АШЛАРЫ

    Халыкта йомырка ашлары киң таралган. Йомырканы бөтен килеш, тәбә, бүдәнә итеп пешерәләр, шулпага салалар, камырга сыталар.
    Сатуда өч төрле йомырка: I категорияле, ягъни ашханә йомыркасы, II категорияле (эре һәм вак) йомырка һәм диетик йомырка була. Диетик йомырка тавык салганның беренче 7 көнендә шулай атала. Чиста, эре, каты кабыклы була.
    Йомыркадан аш-су әзерли башлаганчы аны җылымса тозлы су белән юалар. Кайнар суда чистармый. Юылган йомырканы чиста тастымал белән сөртәләр.
    Ризыкка бозык йомырка кермәсен өчен, аның һәрберсен аерым, читтәрәк сыталар, начар исе булмаса гына савытка салалар.
    Пешкән йомырканы өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора; чи йомырка әкрен әйләнә.
    Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканың йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.
    Йомырканы сытып үзен генә кыздырганда агына — тоз, сарысына борыч сибәләр.
    Йомырка пешүгә кайнар суын түгеп, бераз салкын суда тотарга кирәк, шул чакта кабыгы ансат әрчелә.
    Чиле-пешле итеп пешерү өчен 3—4 минут кайнату җитә.
    Агы катырак пешеп, сарысы сыеграк калсын өчен 4—5 минут кайнаталар.
    Каты итеп пешерү вакыты — 8—10 минут.
    Гоголь-моголь. Бу ризыкны аеруча балалар ярата. Элегрәк аны кунакка да әзерләгәннәр.
    Йомырканың агын сарысыннан саклык белән генә аерып алалар, сарысын эмальле яки фарфор савытка салалар. Шикәр комы, лимон кислотасы өстәп, яхшы итеп болгаталар. Ул куе һәм йомшак булып күперә. Бокалларга салып, табынга десерт итеп бирәләр.
    5 йомырка сарысы, 100—120 г шикәр оны (пудра), бераз гына лимон кислотасы.
    Йомырка тәбәсе. Йомырканы сыткач, сөт салып, тоз, бераз борыч сибеп, күпергәнче болгаталар. Аннары я үзен генә, я башка кыздырган азыклар белән бергә әзерлиләр. Мәсәлән, уган сыр белән әзерләнгән тәбә, яшел тәмләткечләр өстәп (укроп, петрушканы вак кына турап) кыздырган тәбә; кыздырган суганлы тәбә; кыздырган колбаса яки пешкән ит белән (ит тәбәләре күп төрле булырга мөмкин) һ. б.
    Гадәттә, тәбә куера төшкәч, духовкага куеп, бераз кызартып алалар.
    Тәбәне йомыркадан гына әзерләгәндә, өлгергән тәбәнең ике ягын да пычак очы белән күтәрәләр дә, урталай бөкләп каплыйлар, тагын тиз генә духовкага куеп алалар, өстенә эреткән май сибеп, табынга китерәләр.
    3 йомыркага: 50 г сөт, 10 г май, сыр, колбаса я ит 40—45 г, тоз, борыч — кирәгенчә.
    Йомырка тәбәсен эч белән әзерләү. Йомырканы сытып сөт салгач, тоз өстәп яхшылап болгаталар да кызган майлы табада юка гына итеп кыздырып алалар. Уртасына әзер эч салып, тәбәнең ике читен күтәрәләр дә эч өстенә ябалар. Аннары шулай ук баш-башларын каплыйлар, каплаган, ягъни «җөйле» ягын аска салып, тагын майлы табада кыздырып алалар, табынга кайнар килеш бирәләр.
    Эч ясау өчен вак итеп тураган, я чапкан итне майлы табада кыздыралар, тоз, борыч, вак итеп турап кыздырган башлы суган кушып болгаталар.
    Эч итеп җиләк-җимеш вареньесы да кулланыла.  
     
    ЯРМА, БОРЧАК, САГО АШЛАРЫ

    Аны суда, шулпада яки парда пешерергә мөмкин. Иң элек ярманы чүбеннән арындырырга, башта салкын, аннары кайнар су белән юарга кирәк. Юган ярманы икенче көнгә калдырырга ярамый, ул бик тиз бозыла. Әгәр ярмадан күксегән ис килсә, аны, салкын судан алгач, тозлы җылы су белән юалар.

    Карабодай һәм манный ярмасын гадәттә юмыйлар. Ләкин шунысын истән чыгарырга ярамый: карабодайны юып, киптергәндә аның боткасы бик чиста була.

    Ботка
    Ул — әкиятләрдә иң күп телгә алынган азыкларның берсе. Димәк, аны халыкта элек-электән яратканнар, гаилә өчен генә пешермичә, хәтта туй кунакларына да әзерләгәннәр.
      Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерлиләр. Ул чагыштырмача тиз һәм җиңел әзерләнә. Халыкта боткага саласы ризыкларны ачык итеп әйткән бер мәзәк тә йөри. Имеш, Хуҗа хатынына:
    — Ботка пешер әле,— дигән.
     — Пешерер идем дә, сөтен кешедән, ярмасын күршедән алсам,— дигән хатыны.— Маем юк бит.
    Ботка өчен майның әһәмиятен күрсәтеп, «майсыз ботка авыз ерта» диләр.
    Ботка өчен атланмай, маргарин, сары май әйбәт.
    Ботка пешергәнчә су белән сөтне бермә-бер алалар, яисә сөткә генә пешерәләр.
    Боткалар төрле: сыек, уртача куелыкта һәм таралып пешкән булырга мөмкин.
    Гарнир өчен пешергән ботка таралып торырга тиеш. Шунысы да бар: солы, борай, бодай, тары ярмаларын башта суда пешереп алалар, аннары, артык суьн түгеп, сөт өстиләр. Шулай эшләгәндә ботка таралып тора, чиста була.
    Сыек ботканы гадәттә балалар өчен пешерәләр.
    Сыек солы боткасы. Солы ярмасын кайнап торган суга салып, аз гына бүрттергәч, кайнаган сөт, тоз, шикәр комы салып болгаталар. Ул куера башлый, аннары өстен томалап, пешереп җиткерәләр.
    100 г ярмага: 100 г су, 250—270 г сөт, 30 г шикәр комы, тоз — кирәгенчә.
    Уртача куелыктагы тары боткасы. Юган ярманы кайнап торган суда тиз генә бүрттереп алалар. Артык суын түккәч, кайнаган сөт, шикәр комы, тоз өстәп пешерәләр. Пешеп җитәрәк өстен каплап, өлгертәләр.
    100 г ярма, 100 г су, 220 г сөт, 20 г шикәр комы, тоз — кирәгенчә.
    Таралып торган карабодай боткасы. Карабодай ярмасын гадәттә юмыйлар дигән идек. Юган очракта аны калайга яки табага җәеп, кызу духовкада көйдермичә генә кыздырып алалар. Аерым савытта тозлы су кайнатып, кыздырган ярманы салып җибәрәләр дә болгата-болгата пешерәләр. Өстенә чыккан чүбен җыя баралар. Болгатканда сыек май да салырга мөмкин. 
     Ботка куера башлагач, әйбәтләп каплыйлар да таралганчы пешерәләр.
    Ботканы май, кайнаган сөт, катык белән ашарга мөмкин. Ул гарнир өчен дә әйбәт була.
    Ботка өчен: 100 г ярма, 150 г су, тоз — кирәгенчә.
    Таралып торган дөге боткасы. Чистартып юган дөгене тозлы суда пешереп иләк аша сөзәләр һәм, кайнар су белән юып, савытка салалар, эреткән май кушып болгаталар һәм таратып куялар. Ул гарнир өчен дә, бәлеш, сумса эченә дә әйбәт. Сөзгәндә салкын су белән юарга ярамый, чөнки ул тәмсезләнеп, саргаеп китә.
    Дөге бүдәнәсе. Шикәр комы, май, йомырка, он, тоз салып, чүпрәсез татлы камыр басалар. Аны 1 см калынлыгында җәеп, майлы салкын табага салалар һәм читенә кадәр күтәреп куялар да әзер эч салалар.
    Эч әзерләү. Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерып таралып торган дөгегә кушалар. Бераз тоз, шикәр комы яки орлыгы алынган йөзем, эреткән май белән яхшылап болгаталар. Бер үк вакытта йомырканың агын болгата-болгата күпертәләр һәм алда әйтелгән азыкларга кушалар. Бүдәнә эчен табадагы камыр өстенә ике бармак калынлыгында тигез итеп җәяләр. Өстенә йомырка сарысы сөртеп, артык кызу булмаган духовкада 35—45 минут пешереп алалар. Шакмаклап яисә кыек шакмаклап кискәч, табынга варенье белән бирәләр.
    1 табага: 600—800 г пешкән деге, 500—600 г әзер камыр, 100— 150 г шикәр комы яки йөзем, 100—150 г май, 3—5 йомырка, тоз.

    Борчак ашлары
    Борчакны мичтә, кояшта киптерергә мөмкин. Мичтә киптергәнен бүрттерергә кирәкми, ул үзе дә әйбәт пешә. 
    Чүбеннән арындыргач, борчакны салкын суда юалар да җылымса суда бүрттерергә куялар (салкын суда 3—4—5 сәгать бүртә). Борчак никадәр акрын пешсә, шулкадәр тәмлерәк була. Пешкәндә өскә чыккан кабыгын җыя баралар, тозны пешеп җитәрәк кенә салалар.
    Борчактан ботка пешерергә, ә боткасыннан котлет кыздырырга, кесәл ясарга мөмкин.
    Бүрткән борчакны коры яки майлы табада кыздыралар, тоз салып болгаталар. Кирәк булса, башлы суган яки туң май сызыгы, көнбагыш мае салып та кыздырырга мөмкин.
    Борчак котлеты. Пешкән борчакны куерганчы тукмак белән төяләр дә көнбагыш мае, тоз, азрак борыч салалар (сызык та өстәргә мөмкин). Вак итеп турап майда кыздырган башлы суган кушып болгаталар. Бераз гына суытып, 65 г чамасындагы кисәкләргә йомарлыйлар, он яисә кипкән бодай ипие валчыгында котлет итеп әвәлиләр. Кызып торган көнбагыш маенда әйләндерә-әйләндерә кыздырып, 3—4 минутка духовкага куеп тоталар. Табынга кеше саен 2—3 не китерәләр, янына катык куялар.
    150 г борчак боткасы, 30—40 г кыздырган башлы суган, калганнары — кирәгенчә.
    Борчак кесәле. Борчак онын илиләр дә, тирән савытка салып, өстенә сөт агызалар, төере калмаслык итеп болгаталар һәм иләк аша чыгаралар. Ул уртача куелыкта булырга тиеш. Сүрән утка куеп, акрын гына болгатып пешерәләр. Ул куера башлагач, кайнар килеш я суытып тәлинкәләргә бүләләр, көнбагыш мае салып чыгаралар.

    Саго
    Саго — бәрәңге, кукуруз, һ. б. яшелчә яки ярмалар крахмалыннан ясалган эре бөртекле ак ярма. Аннан ботка, бәлеш һәм сумса өчен бүтән төрле азыклар (пешкән йомырка, кыздырган суган) кушып эч әзерлиләр.
    Чүбеннән чистарткач, тиз генә салкын суда юалар, күп һәм кайнап торган тозлы суда болгата-болгата пешереп алалар. Эчендәге ак төше кечерәйгәч, пешеп җиткән була. Тиз генә сөзеп, тирән савытка салалар, өстенә эреткән май сибеп болгаталар (бөртекләр бер-берсенә ябышмаска тиеш).
    Бүрттереп пешергән саго бәлеш, сумса өчен яхшы. Аны марля капчыкка салып парда да пешерәләр.

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2953
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *