Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Кайнар соуслар   
     
    Кызыл соус. Аны әзерләү өчен коңгырт шулпа, он һәм башка тәмләткечләр кирәк. Шунысын да әйтик, һәр соусның үзенә хас шулпасы була, төрле катлаулы соуслар шул нигездә ясала.
     Чи итнең сөякләрен аралап алалар да вак итеп чабалар. Таба белән духовкага куеп яндырмый-көйдерми генә кыздыралар. Аннары сөякне тирән савытка, салкын суга салалар (1 кг сөяккә 3 л су) һәм кайнарга куялар, савытның өстен ачып 5—8 сәгать сүрән утта кайнаталар, күбеген җыя баралар. Шулпа коңгырт төскә керә. Аны юка тастымал аша сөзәләр дә шуннан кызыл соус әзерлиләр. 
    Кызыл соус болай әзерләнә.
    Тирән савытка май кыздырып салалар да, иләгән бодай оны өсти- өсти, төерләр калмаслык итеп яхшылап болгаталар. Ул акрынлап куера һәм кызара, тәмле ис килә башлый. Кайнар соус өстендә май булмаска тиеш, югыйсә ашаганда ул башка азыкны да тәмсезләтә.
    Менә шул массага акрын-акрын гына сөзелгән коңгырт кайнар шулпа салып, яхшылап болгаталар, вак итеп турап майда кыздырган суган, кишер, томат, тоз, борыч өстәп, тагын 1 сәгать чамасы кайнаталар. Әзер соусны иләк яисә марля аша сөзәләр.
    Кызыл соусны төрләндерергә дә мөмкин, мәсәлән. «Южный» соусы, майда кыздырган вак суган яки әзер керән, кызыл шәраб яисә майда кыздырган гөмбә, кара карлыган өстәргә була.
    1 л коңгырт шулпага: 50 г май, 50 г он, 100 г томат, 50 г башлы суган, 40 г кишер, калганнары — кирәгенчә.

    Суганлы кызыл соус. Вак итеп тураган башлы суганны көйдермичә генә майда кыздыралар да, аш серкәсе, лавр яфрагы, тоз, борыч өстәп, бераз кайнаталар. Тирән савытка салып, югарыда әйтелгәнчә әзерләнгән кайнар кызыл соус кушалар. Тагын 10— 15 минут болгата-болгата пешерәләр. Аны томалап пешергән терлек ите, ит тарткычтан уздырып әзерләнгән ризыклар янына бирәләр.
    Әгәр әзер горчица салып кайнатсаң, андый соусны кыздырган котлет, колбаса, пешкән сосиски янына бирергә мөмкин.
    Гөмбәле кызыл соус. Ак гөмбәне чистарталар, юалар, пешереп алалар да, суытып, вак кына турыйлар. Башлы суган, лавр яфрагы кушып, 5 минут кайнаталар. Тирән савытка бушатып, кызыл соус, майда кыздырган томат, тоз өстиләр, 10—16 минут кайнаталар.
    Мондый соусны пешкән яки кыздырган балык янына бирәләр. Ул томалап пешергән балык янына да әйбәт.
    Әгәр соуска томат урынына кабыгы әрчелгән кызыл помидор һәм ак шәраб салып кайнатсаң, аны кыздырган терлек ите, филе, томалап пешергән сарык, бозау, кош ите, котлет янына бирергә мөмкин.
    600—650 г төп соуска: 300 г башлы суган, 150 г ак гөмбә, 60 г май, 100 г кызыл шәраб, 100 г кызыл помидор, калганнары — кирәгенчә.

    Кара карлыганлы кызыл соус. Кызыл соуска вак итеп турап майда кыздырган башлы суган, кишер, азрак тоз, петрушка тамыры салып, 10—15 минут кайнаталар да, карлыган вареньесы өстәп, тагын 5 минут кайнаталар һәм нәзек иләк аша сөзәләр. Иләк астына төшкән массага кызыл ширбәт, атланмай яки маргарин кушып, кайнатып алалар.
    Бу соусны котлет, томалап пешергән терлек яки кыргый җәнлек ите янына салып китерәләр.
    800 г әзер кызыл соуска: 1С0 г варенье, 30—40 г башлы суган, 30—40 г петрушка тамыры, 30—40 г кишер, 50 г май, калганнары — кирәгенчә.

    Ак соус. Моның өчен терлек яки кош ите шулпасы кирәк. Ул тондырып сөзелгән һәм өстендә мае булмаска тиеш.
    Ак соусны болай әзерлиләр. Тирән савытта кызган майда көйдермичә генә он кыздыралар. Ул саргылт төскә кергәч, бераз суыталар, он өстенә акрын гына кайнар шулпа агызалар, төере калмаслык итеп болгатып торалар. Кайнап торган килеш вак итеп тураган башлы суган, петрушка тамыры, тоз өстиләр дә тагын 20—25 минут кайнаталар.
    Ак соусны, нәзек иләк аша сөзеп, табынга кайнар килеш чыгаралар.
    Шушы ак соустан йомырка белән, томат. ел1.э белән соус әзерләргә мөмкин.
    1 л шулпага: 50 г атланмай, 50 г он, 40—50 г башлы суган, тәмләткечләр — кирәгенчә.

    Томатлы ак соус. Кайнап торган ак соуска Бак итеп турап, майда кыздырган башлы суган, кишер, томат, петрушка тамыры салып, 25—30 минут акрын гына пешерәләр. Пешеп җитәрәк тоз, борыч, лимон кислотасы, кайнаткан ашханә шәрабе өстәп, бераз кайнаткач, барысын бергә нәзек иләк аша уып чыгаралар. 500 г соуска: 30 г яшелчә, 50 г май, калганнары — кирәгенчә.
    Йомыркалы ак соус. Кастрюльгә ак май салалар да, агыннан аерып, йомырка сарысы агызалар һәм сүлпән утта болгата-болгата пешерәләр. Май белән йомырка сарысы сыек ботка хәленә килгәч, утны киметеп, ак соус салалар, болгатып, тоз, лимон кислотасын кушып туглыйлар да сөзәләр. Мондый соусны пешкән тавык ите янына бирәләр.
    700—800 г ак соуска: 4 йомырка сарысы, 70 г май, тәмләткечләр — кирәгенчә.

    Балык ашлары өчен соус
    Мондый соус өчен балыкның башыннан саңагын кисеп ташлыйлар, сөякләреннән шулпа кайнаталар да, сөзеп, ак соус әзерләгән кебек балык шулпасында соус әзерлиләр. Төрле ризыклар кушып, бу соусны да төрләндерергә була.
    Тозлы кыяр суы белән соус. Балык шулпасыннан ясалган соуска тозлы кыяр суы салып, 10 минут кайнаталар, атланмай өстәп кайнатып алгач, сөзәләр. Бу соусны пешкән, кыздырган балык ризыклары янына бирәләр. 
    800 г соуска: 100 г тозлы кыяр суы, 100 г май, тоз — кирәгенчә. 
     Каймаклы соус. 1. Кайнап торган ак соуска кайнаган каймак салып, кайнатып алалар да сөзәләр.
    2. Онны майсыз коры савытта бераз кыздырып суыталар, эреткән атланмай салалар, аннары кайнаган каймак өстәп, тоз, борыч сибәләр, 3—5 минут кайнатып алалар, иләк аша сөзеп, итле ашлар янына бирәләр.
    Соус балык шулпасыннан әзерләнгән булса, балык ашлары янына чыгаралар. Андый соусны кыздырган суган, томат, керән салып әзерләргә мөмкин.
    Беренче ысул белән ясаганда: 500 г каймак, 500 г ак соус, икенче ысул белән ясаганда: 1 кг каймак, 50 г май, 50 г он, калганнары — кирәгенчә.
    Майлы йомырка соусы. Эреткән атланмайга каты итеп пешереп вак кына тураган йомырка, тоз, сыек лимон кислотасы салып, акрын гына кайнаталар, вак итеп тураган укроп өстәп, табынга пешкән балык янына бирәләр.
    100 г майга: ярты йомырка, тоз, лимон кислотасы — кирәгенчә.
    Кипкән ипи валчыгыннан майлы соус. Искергән бодай ипиен духовкада киптергәч, киледә төяләр я ит тарткычтан чыгаралар. Иләгәч, ул соус өчен әзер була.
    Аннары атланмай эретеп, шуңа бодай ипиенең валчыгын салып кайнаталар, тоз, лимон кислотасы кушып болгаталар. Бу соусны пешкән кәбестә өстенә салып бирәләр.
    100 г майга: 20 г кипкән ипи, тоз, кирәгенчә лимон кислотасы. 

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2546
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *