Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Консервлау. Бу — гаять мәшәкатьле һәм аеруча чисталык-пөхтәлек сорый торган эш. Консервланган итнең сыйфаты яхшы булсын һәм озак саклансын өчен, банканы стерильләштерергә кирәк. Моның өчен ит тутырган банканы кайнап торган суда 2—3 сәгать кайнаталар. Салкында бер тәүлек тоткач, тагын 60—80 минут кайнатып алалар. Моны 2—3 тапкыр кабатлыйлар. Кайната торган суга аш тозы салса н (1 л га — 0,5 кг), тагын да яхшырак стерильләшә.
    Ит тутырылган банканы металл капкач белән каплап боргычлагач, аны тагын шул кастрюльдә кайнаталар. Су суынгач, банкаларны алалар, салкын су белән юып сөртәләр дә караңгы урынга куялар.
    Кыздырып консервлау. Юып сыер, ат яки сарык итен сөягеннән, артык маеннан аералар, кузы чикләвеге кадәр итеп шакмаклан турыйлар да, тирән савытта, күп итеп май салып эйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Итне бөтенләй кыздырып бетерергә дә мөмкин, эчендә азрак сүле калса да ярый. 
    Пыяла банкаларга тыгызлап тутыралар, ит арасы на, өстенә эретеп туң май салалар, бераз суынгач, чиста металл яки полиэтилен капкач белән каплап караңгы салкын урынга куялар. Банкага һава кермәскә тиеш. Мондый ит 1—2 ай, ә суыткычта, базда 6—12 айга кадәр саклана.
    Киптерү. Сыер яки ат итен сөягеннән аергач, 4 бармак киңлегендә, 15—20 см озынлыгында тигезләп кисәләр дә, тоз, борыч, сибеп, 20—30 минут салкында тоталар. Итне берничә ысул белән киптерергә мөмкин.
    1. Югарыда әйтелгәнчә эшкәртелгән итне кайнар суга салып, тоз, борыч, тураган кишер, башлы суган, лавр яфрагы өстәп, пешереп алалар; аннары майлы табага тезеп, сүрән мичтә яки духовкада 3—5 сәгать әйләндерә-әйләндерә киптерәләр. Һава кермәслек итеп бәйләп, полиэтилен капчыкта караңгы урында саклыйлар.
    2. Югарыда әйтелгәнчә эшкәртелгән чи итне майлы табага тезеп, духовкада яки мичтә 5—6 сәгать акрын гына кыздырып киптерәләр дә полиэтилен капчыкта саклыйлар. Кипкән итне юлга алырга, салкын көе табынга бирергә мөмкин. Ул юка гына турап, каймак һәм башлы суган белән томалап пешерү өчен дә әйбәт.

    Кош итеннән ашлар.
    Имеш, Наполеон I яшь чагында иртән дә, көндез дә, кичен дә тавык итеннән әзерләнгән ашамлыклар гына ашап, тәмам туйган булган. Еллар узып, император булып алгач ул:
    — Бу йортта тавык итеннән әзерләнгән бернәрсә дә булмаска тиеш. Әгәр кем дә кем тавык итеннән ашамлык әзерләргә җөрьәт итсә, тиешле җәзасын алыр,— дип өркетеп куйган.
    Көннәрдән беркөнне Наполеон I алдына тавык итеннән әзерләнгән ашамлык китереп куялар. Әлбәттә
     инде, император моны күреп, пыр туза. Тирә-юнендәге кешеләре пешекчене сүгәләр, ул да каушап калмый:
    — Туктагыз әле. Император башта ризыктан авыз итеп карасын, башымны чабарга аннан соң да өлгерерсез,— ди.
    Наполеон тавыкны ашый башлый һәм... тәлинкәсеннән аерыла алмый. Ашап бетергәч пешекчегә рәхмәт әйтә.
    Шуннан соң пешекчесе ара-тирә тавык итеннән ашамлык әзерли, башы да исән кала...
    Әлбәттә, тавык итен бик күп төрле итеп әзерләп була.
    Аны салкын һәм кайнар закуска итеп тә, пешереп, кыздырып та табынга чыгарырга мөмкин.

    Утырган тавык (салкын аш). Чистартып йоны өтелгән симез һәм артык карт булмаган тавыкны салкын суда югач (тиресе ертылмаган булырга тиеш), муенын — төптән, ботын буыныннан бер илле түбәнрәк, а канатын икенче буыныннан кисеп алалар. Шуннан соң тавыкны түше белән өстәлгә куеп, тиресен һәм итен сырты буйлап сөягенә кадәр кисәләр. Сак кына тиресен иттән һәм сөяктән аералар. Салкын су белән югач, ике тавыкның сөягеннән аерылган сум итне ит тарткычтан чыгаралар, аз гына җебеткән бодай ипие кушып, тагын 1—2 тапкыр ит тарткыч аша уздыралар, тоз, борыч, эреткән атланмай, чи йомырка агы салып болгаталар. Шул массаны вак иләк аша үткәргәч, тагын болгаталар, куерак булса, сөт өстиләр.
    Аннары вак кына шакмаклап турап пешергән сыер яки сарык теле кушалар һәм болгаталар.
    Тавыкны сырт ягыннан — башта ботларын, аннары эчен тутыралар, түшен, сыртын тегеп, тавык рәвешенә кертәләр. Аннары марляга төреп, марляның баш-баш-ларын төйнәп куялар.
    Тавыкны әзерләгән арада сөякләреннән шулпа кайнаталар. Аны сөзеп, тавык күмелерлек кенә итеп  салып пешерәләр. Пешеп чыккач, тигез тактага сырты белән куеп, салкын урында тоталар. Тутырган тавык түгәрәк түгел, бераз яссырак булырга тиеш.
    Эче белән аркылыга кисеп, тәлинкәгә тезеп табынга китерәләр. Янына тәмләткеч үләннәр куйганда, тагын да матуррак була, майонез да бирергә мөмкин.
    1 тавыкка: 700—800 г тавык ите. 100 г бодай ипие, 3 йомырка агы, 100 г атланмай, 100 г пешкән тел, кирәгенчә тоз, борыч.

    Тавык пешерү. Пешергәндә тырпаеп тормасын өчен, тавыкның бот очын — эченә, канатын аркасына кыстыралар. Суны аз гына салып пешерәләр, бер сәгатьтән соң азрак тоз, борыч, тураган суган, кишер салалар, лавр яфрагы салмыйлар.
    Пешкән тавыкны салкын килеш тә, шулпалы кайнар ашлар белән дә бирәләр, ярып пешергән бәрәңге, таралып торган дөге гарниры, яшел борчак белән китерәләр.
    Тавык итеннән кайнар закуска. 1. Чистарткан тавыкны өлешләп турыйлар да, тирән савытка салып, тоз, борыч, сыек лимон кислотасы белән яхшылап болгаталар, 2—4 сәгать салкында тоталар, аннары яхшылап кыздыралар, аз гына шулпа һәм майда кыздырган башлы суган белән болгатып, тагын 5—6 минут кыздыралар да табынга кайнар килеш чыгаралар.
    120—130 г тавык ите, 20—25 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч.
    2. Пешкән тавыкны буыннарыннан өлешләргә бүлгәч, тирән савытка салып, тоз, борыч сибәләр, башлы суган салалар, катык өстәп, 12—20 минут сүрән утта тоталар да кайнар килеш табынга бирәләр.
    120—130 г тавык ите, 30 г башлы суган, 100 г катык, кирәгенчә тоз, борыч.
    3. Тавыкны пешереп суыталар да сөягеннән аералар һәм сум итне бер бармак калынлыгында, 4—5 см озынлыгында турап, кызган майлы табага салалар, борыч, аз гына тоз сибәләр. Шуның өстенә вак итеп турап майда кыздырган башлы суган, каймак салып, яхшылап болгаталар һәм, 10—15 минут акрын гына кайнатып, кайнар килеш табынга бирәләр.
    60—60 г пешкән сум тавык ите, 20 г кыздырган башлы суган, 80—40 г- каймак, кирәгенчә тәмләткечләр.

    Тавык итеннән шулпалы аш. Чистарткан, боты һәм канаты кыстырып куелган тавыкны тирән савытка суга салып, тиз генә кайнатып чыгаралар, аннары утны киметәләр, тоз, борыч өстиләр, бераздан вак итеп тураган кишер, башлы суган салып, акрын гына кайнатып пешерәләр, өресен җыя баралар. Тавык пешеп җиткәч, алып куялар, шулпасын сөзәләр.
    Тавык шулпасы өйдә баскан токмач, дөге белән тәмле була. Тавыкны турап, шулпага салып бирәләр.
    Сәламәтлек ашы. Кайнап торган сөткә сөзелгән тавык шулпасы салалар. Аңа вак итеп тураган кәбестә яки бәрәңге өстиләр, өйдә баскан токмач өстәп, күпертеп алалар. Суган пешәр-пешмәс булырга тиеш.
    Кайнар ашка вак итеп тураган укроп сибәләр.
    250—300 г сет, 250 г шулпа, 100 г бәрәңге, 75—100 г кәбестә, 60 г токмач, калганнары — кирәгенчә.

    Тавык кыздыру. 1. Тавыкны бөтен килеш тә, урталай ярып та кыздырырга мөмкин. Әгәр катырак булса, башта бераз пешереп алалар, аннары, эчен-тышын салкын су белән юып, корытып сөртәләр дә, тоз белән уып, май сөртәләр. Тоз сипкәннән соң гына майларга кирәк, югыйсә ямьсез кызара.
    Аннары тавыкны сырты белән майлы табага салып, кызу духовкага куялар, табага азрак май, шулпа салып, шулпаны өстәп торалар. Йомшак, матур итеп кыздырган тавыкны суыткач, турап, табынга салкын килеш тә, кайнар көе дә бирергә мөмкин.
    Парландырып пешергән тавык. Чистарткан тавыкны 50—60 г кисәкләргә бүлгәч, тоз, борыч сибеп, майлы кайнар табада кыздыралар, аннары тирән савытка салалар, кыздырган башлы суган, томат яки вак итеп тураган помидор өстиләр, кирәгенчә тоз, борыч сибәләр, томалап пешерәләр. Сарымсак турап 3—5 минут тоткач, бәрәңге яисә дөге гарниры белән кайнар килеш табынга бирәләр.
    100 г тавык, 30 г башлы суган, 20 г томат яки 50 г кызыл помидор, калганнары — кирәгенчә.
    Кишер белән томалап пешергән тавык ите. Пешкән тавыкны өлешләргә бүлгәч, тирән савытка салып, тоз, борыч сибәләр, шулпа я сыеграк каймак өстәп кайнаталар. Аннары шакмаклап тураган кишер салып кайнаталар. Вак итеп тураган кызыл помидор өстәп болгатканнан соң, томалап, пешереп җиткерәләр.
    Тавык итен табынга кишер белән бирәләр.
    120—150 г тазык ите, 50 г кишер, 30 г кызыл помидор, 100— 150 г шулпа яки 100 г каймак, калганнары — кирәгенчә.

    Куркә ашлары.
    Күркәне дә тавык кебек үк пешерәләр. Аннан салкын, кайнар закускалар әзерлиләр. Күркә ите пешерү, кыздыру, ә шулпасы токмач, макарон ашлары, өйрә өчен әйбәт була.
    Тавыкка караганда күркәдән салкын ашларны күбрәк әзерләргә Мөмкин, чөнки аның сум ите күбрәк.
    Күркә итеннән салат. Сум итне эрбет чикләвеге кадәр турагач, пешкән, вак итеп тураган бәрәңге, йомырка, йомшартып төше алынган, ваклап тураган кара җимеш, яшел борчак өстәп, тоз, борыч сибеп, каймак салалар һәм яхшылап болгаталар. Аннары 5—10 минутка салкынга куеп тоталар; салат савытына өеп, тагын каймак өстиләр. Яшел үләннәр: петрушка, укроп белән бизәп, табынга чыгаралар.
    60—70 г пешкән күркә, 30 г бәрәңге, 30 г кара җимеш, 30 г яшел борчак, 1 йомырка, 60—80 г каймак, кирәгенчә тоз, борыч.
    Майонезлы күркә ите. Пешкән сум итне — түш, бот итен кисеп алып, бармаклап турыйлар да матур игеп тәлинкәгә тезеп куялар, тоз, борыч сибәләр, өстенә майонез, вак итеп тураган укроп салып, кыяр, поми-дор белән табынга китерәләр.
    75—100 г ит, 50—75 г майонез, 50 шәр г кыяр, помидор, башкалары — кирәгенчә.
    Өлешләп койкаланган күркә ите. Иң элек, үтә күренмәле күркә шулпасына җебеткән азык җилеме (1 л га 40 г) салып, тиз генә кайнатып алалар. Аннары чиста тукыма аша сөзәләр дә бераз суыталар.
    Күркәнең сум итен юка гына итеп 50—75 г лы кисәкләргә турыйлар.
    Тирән эчле, күгәрми торган савытка ике илле әзер шулпа салалар. Ул суына төшкәч, ит кисәкләрен тезеп чыгалар. Ит күмелер-күмелмәс итеп тагын шулпа өстиләр. Өстен яшел укроп, петрушка, пешкән кишер, йомырка белән бизиләр. Бизәгәнне бозмыйча гына ит өстеннән 1 см күтәрелеп торырлык итеп тагын шулпа өстиләр, салкынча урында суыталар да кисеп табынга бирәләр.
      Янына керән яки горчица куялар. 

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2789
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *