Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Шашлыкны сөякле иттән дә, сум иттән дә пешерергә мөмкин.
    Шашлыкның тәме итне маринадлау осталыгына бәйле. Кайберәүләр маринадка аш серкәсе һәм лавр яфрагы да сала, әмма алар итне каты итә. Маринадлау өчен башлы суган, тоз, борыч та җитә. Кирәк булса, лимон суы яки сыек лимон кислотасы, ак шәраб кулланырга яисә виноград серкәсеннән файдаланырга мөмкин.
    Итенә һәм ничек маринадлауга карап, итне маринадта 4 сәгатьтән бер тәүлеккә кадәр тотарга мөмкин. Аны салкын урынга куярга ярамый, чөнки салкында ит катып китә, тәме бетә. Ул өйдә тизрәк маринадлана.

    Шашлык төрләре. 1. Кавказ шашлыгы, ягъни грузин шашлыгы. (Маринадланган иттән әзерләнә.)

    2. Черкас шашлыгы. (Шишка — тимер таякка ит белән суганны чиратлаштырып тезелә.)

    3. Мәскәүчә шaшлык. (Тимер таякка маринадланган ит һәм шул ук зурлыктагы дуңгыз мае (шпиг) белән чиратлаштырып куела.)

    4. Шашлыкны маринадланган ит белән бөтен кызыл помидорны тезеп тә әзерлиләр.

    Шашлык кыздыру
    .
     Моның өчен мангал — тимер мич, утын күмере кирәк, чөнки ялкын, төтен чыкмаска тиеш. Шашлыкны әйләндергәләп күмер кызуында, көйдермичә генә кыздыралар.
    Грузин шашлыгын гадәттә ирләр әзерли, һәр оста үзенчә төрләндерергә тырыша.
    Шунлыктан шашлык өчен кара, яшь сарык сайлап алырга тырышалар.
    Сум итне — 40—50, ә сөякле булса 50—60 г лы кисәкләргә шакмаклап турагач, тирән савытка салын, тоз, борыч, боҗралап тураган башлы суганф лимон суы я кислотасы, кирәк булса, ак шәраб белән бергә болгаталар, өстен каплап маринадларга куялар. 
    Маринадлаңган итне кеше саен 200—300 г исәбеннән тимер таякка тезәләр. Кызу күмер өстендә әйлән-дерә-әйләндерә кыздырып алалар һәм табынга китерәләр. Өстәлгә китергәндә тимер таяктан алып бирәләр. Янына аерым савыт белән маринадланган башлы суган, яшелчәләр куялар. «Южный», «Ткемали» соуслары белән ашыйлар.
    Башлы суганны маринадлау. Кабыгын әрчеп, суганны салкын суда юалар, үткен пычак белән аркылыга боҗралап турыйлар, тирән тәлинкәгә салып, аз гына лимон суы яки сыек лимон кислотасы, я аз гына аш серкәсе өстәп, тоз, борыч сибеп, өстен икенче тәлинкә белән каплыйлар. Аннары ике кул белән тотып, җи-ңелчә генә селкетәләр, 5—10 минуттан шашлык янына бирәләр.
    200—300 г сум иткә: 50—70 г башлы суган, тоз, борыч, лимон суы — кирәгенчә.

    Бастурма
    Аны бик күпләр яратып ашый.
    Аны әзерләү өчен, шашлыктагы кебек үк, маринадланган сөяксез сарык ите кирәк. Итне кызган майлы табада болгата-болгата кызарталар, кирәгенчә тоз, борыч, вак итеп тураган сарымсак салып, 10—15 минут кыздырып алалар да бүлеп яки табасы белән табынга китерәләр.
    160 г сум ит, 15—20 г май, бастурма янына 50 г маринадланган суган, 50 г тозлы кыяр яки помидор.

    Дуңгыз ите
    Дуңгыз ите бик симез я уртача симезлектә була. Дуңгыз түшкәсен умыртка сөяге буйлап урталай яралар. Һәр яртының үзен тагын 4 өлешкә, ягъни түшкәне 8 гә бүләләр.
    1. Ал бот кыздыру, шулпалы аш, котлет өчен кулланыла.
    2. Сырт сөяге-умыртка яны ите кыздыру, шашлык өчен әйбәт.
    3. Арт бот (окорок) аш пешерү, кыздыру, ит тарткычтан чыгарып төрле ризыклар әзерләү, шашлык өчен кулланыла.
    4. Түш һәм корсак яны өлеше кыздыру, сөякле, шулпалы ашлар пешерү өчен тотыла.

    Дуңгыз ите белән кәбестә ашы
    .Тозлы кәбестәне салкын суда югач, вак итеп чабалар һәм тирән савытка салып, шулпа өстәп, болгата-болгата акрын гына кайнаталар. Вак итеп турап, майда кыздырып башлы суган, кишер, тоз, борыч өстәп, томалап пешерәләр, пешеп җитәр алдыннан томат, лавр яфрагы салалар. Итне урман чикләвегеннән эрерәк итеп шакмаклап турыйлар да, кызу майлы табада кыздырып, тоз, борыч сибәләр. Ит кызып җиткәч, кәбестә янына салып болгаталар, томалап, тагын 10—15 минут пешереп алалар һәм табынга китерәләр.
    Бу ашны ак башлы кәбестәдән дә пешерергә мөмкин. Ул чагында кәбестәгә аз гына аш серкәсе кушалар.
    200 г кәбестә, 150 г чи ит, 20 г май, 30 г башлы суган, 20 г кишер, 20 г томат, кирәгенчә тәмләткечдер.

    Дуңгыз маен тозлау (шпиг әзерләү). Сырт-умыртка янындагы яисә түшкәнең башка урынындагы маен итеннән аерып 2—3 бармак калынлыгында, 4—5 бармак киңлегендә озынчарак итеп кисеп алалар да 6 — 8 урыныннан яртышар бармак тирәнлегендә аркылыга кисеп чыгалар. 1,5 кг иткә 100 г исәбеннән тоз алып, әйбәтләп уалар. Уганда кызыл борыч белән сарымсак та кушсаң, шпиг тагын да тәмлерәк була. Аны эмальле савытка тыгыз итеп тутырып, өстенә авыр әйбер бастыралар һәм салкынча урынга куялар. 5 көннән соң астагы кисәкләрне өскә күчерүләр, яңадан авыр әйбер бастыралар. 20 көннән соң әзер була. Аннан бутерброд ясыйлар яки табынга салкын аш итеп бирәләр.

    Карбонад. Сырт-умыртка тирәсендәге итне мае белән бергә озынча итеп кисеп алалар. Ит янындагы май катламының калынлыгы 1 см дан артмаска тиеш. Карбонадның калынлыгы 2—3, киңлеге 4—5 бармак, ә авырлыгы 1 кг чамасы була.
    Шулай әзерләнгән итнең өстен яхшылап тоз, борыч белән ышкыйлар, аннары әйбәтләп сарымсак белән уалар да, майлы табага салып, сүрән духовкага куялар. Ул 2—4 сәгать кызарып пешә.
    Дуңгызның арт ботыннан (окорок) буженина әзерлиләр. Ул 2 кг чамасындагы сум ит була. Тоз, борыч, сарымсак белән ышкыгач, ипи камыры кебек камыр басып төрәләр һәм духовкада пешерәләр, аннары кыздырып алалар.
    Карбонад, буженинаны табынга салкын килеш тә, телемләп турап, кыздырып бирергә дә мөмкин.

    Итне саклау ысуллары
    Терлек, кош, куян итен озак саклау ысуллары байтак: ыслау, туңдыру, тозлау, каклау, киптерү, консервлау һ. б.
    Итне эшкәртә торган урын бик чиста булырга тиеш. Итне бик яхшы итеп юу, кләймәсен кисеп алу, чүп-чар кертмәү — итне озак саклауның зарури шартлары.
    Тозлау өчен кисмәк яки эмальле савыт (кастрюль), ә консервлау өчен ярты литрлы пыяла банкалар әйбәт. Зур банкада итнең тизрәк бозылуы ихтимал. Тозлау өчен эре тоз яхшы.
     Тозлау. Моның өчен яңа суйган терлек ите яхшырак санала. Аны сөягеннән, артык маеннан аералар, 1,5—2 кг чамасындагы кисәкләрне 2—3 урыныннан кискәлиләр. Кисәкләргә тоз сибеп, яхшылап уалар, аннары акмый торган чиста имән кисмәккә (тәпәнгә) рәт-рәт итеп тыгызлап сала баралар. Тагын тоз сибәләр, кисмәк тулгач, караңгы урынга чыгаралар. Өстен чиста тукыма белән каплыйлар да чиста түгәрәк такта ябалар, юган шома таш белән бастыралар. Ит 6—8 көндә тозланып җитә.
    Итне рәт-рәт итеп җайлап кына салырга кирәк. Сүле кисмәгендә яки савытында калырга тиеш. Сүле кимеп, кузгатылып торса, тозлы ит тиз бозыла. Итне алуга, өстен тагын яхшылап ябып куярга кирәк.
    Тозлы иттән аш һәм аштан соң бирелә торган ашамлыклар пешерәләр. Ул салкын аш әзерләү өчен дә әйбәт.
    Туң итне дә югарыда әйтелгәнчә үк тозлыйлар. Тик аны, сүле, тәме яхшы саклансын өчен, тиз туңдырырга, акрын эретергә кирәк.
    Сөякле сарык итен 1 кг лы кисәкләргә, ә куян итен 2—3 өлешкә бүләләр. 10 кг га 750—1000 г тоз салалар. 

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2777
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *