Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Сарык ите
    Чалу сөяген төптән кисеп алганнан соң сарык түшкәсен умыртка сөяге буйлап икегә бүләләр. Һәр як 4 өлештән тора.
    Муен итеннән, ит тарткычтан чыгарып, бәлеш, сумса эче әзерлиләр.
    1. Ал бот итен шулпалы ашлар әзерләү, кыздыру, иылау пешерү өчен кулланалар. Ит тарткычтан чыгарып, төрле ризыклар әзерлиләр.
    2. Умыртка янындагы сөякле иттән шулпалы аш,
    сөякле котлет, шашлык, сөяге белән пылау әзерлиләр, кыздыралар.
    3. Түш күкрәк, корсак янындагы итне сөякле килеш томалап, шулпалы аш пешерү, кайнар закуска, кыздыру өчен кулланалар.
    4. Арт сан — бот ите салкын һәм кайнар закуска-лар өчен, шулпалы ашлар, пешерү-кыздыру, шашлык
    әзерләү, пылау пешерү өчен әйбәт.
    Сарык итен чистартып, кләймәсен кисеп алалар да салкын суда юалар. Аннары түш-эч турысыннан, эчке яктан, оста гына итеп төптән билдәмә ите белән умыртка сөягенең як-ягына урнашкан бөерне кисеп алалар.
    Бил төбеннән арт санны чабып алалар, ягъни сарык түшкәсен ике бөтен кисәккә бүләләр. Арт санны урталай кисеп, төптән үк ботны икегә чабалар һәм алгы өлештән башта муен итен кисеп алалар. Аннары, ал ботларны төптән кисеп алгач, умыртка сөягенең бер
    ягы белән түш һәм умыртка өлеше тигез генә итеп чабыла, икенчё ягы да умыртка сөягеннән аерыла. Аннары түш өлешеннән аз гына өстәрәк умыртка сөягенең итен калдырып, буйга чабалар.
    Сарык итеннән аш-су әзерләгәндә чамалап кына тәмләткечләр дә салсаң, аш-су тәмлерәк була.

    Сарык итеннән кайнар закускалар

    Сөякле калҗа. Кунакка барып калҗа да ашамагач, кунак була димени ул, дигәннәр борынгылар. Калҗаны әзерләве ансат, шулай да ул зур сый-хөрмәттән санала. Моның өчен, гадәттә, сарыкның түш һәм кабырга ите алына. Сөякле итне кисәге белән аз гына суга салып пешерсәң, ул ләззәтлерәк була. Пешкәндә тоз, борыч, вак итеп тураган башлы суган, кишер, ә пешеп җитәр алдыннан лавр яфрагы өстиләр. Ит пешеп җиткәч, кайнар килеш бер яки ике сөякле итеп буйга кисәләр. Ул тураган кисәкләрне яңадан тиз генә кайнап торган шулпага салып алалар һәм, махсус тәлинкәләр белән, кайнар килеш табынга чыгаралар.
    100—150 г сарык ите, тәмләткечләр — кирәгенчә.

    Сөяксез кайнар закуска. Сум итне бармаклап турагач, тоз, борыч сибеп болгаталар, аннары кызу майлы табада тигез генә итеп кызартып-кыздырып алалар. Аннары тирән савытка салып, тәменә карап тоз, борыч өстиләр, аз гына ваклап тураган башлы суган, каймак кушып, томалап пешереп җиткерәләр.
    Өстен вак итеп тураган сарымсак, яшел укроп белән бизәп, итне кайнар килеш табынга чыгаралар.
    100 г ит, 30 г каймак, 20 г башлы суган, кирәгенчә — тоз, борыч.
     
    Кыздырган сарык итеннән шулпалы аш. Бу ашны бик тиз әзерләп һәм яшелчә, бәрәңге, кәбестә, солы, карабодай ярмасы салып һ. б. төрләндереп тә була.
    Сум итне ике бармак киңлегендә шакмаклап турыйлар да кызган майлы табада кыздырып алалар. Аннары тирән савытка салып, су өстиләр һәм тиз генә кайнатып чыгаралар да, тоз, борыч сибеп, ашны сүрән утта пешерәләр.
    Эре итеп тураган бәрәңге, кәбестә яки берәр төрле ярма өстәп, ашны өлгертәләр. Тәмлерәк булсын өчен токмачлап тураган кишер һәм башлы суганны майлы табада кыздырып, ашка салалар, лавр яфрагы кушалар, әзер ашны тәлинкәгә бүлеп, 5—6 кисәк ит салып, өстенә вак итеп тураган укроп сибеп, табынга бирәләр. 100—150 г сөяксез ит, 100—150 г башлы кәбестә, 50—60 г кишер я бәрәңге яисә 60—70 г ярма.

    Үпкә-бавырдан шулпалы аш. Аны, гадәттә, терлек суйган көнне пешерәләр.
    Юган, эшкәрткән үпкә, йөрәк, бавырны, чистарткан эчәкне ике-өч бармак киңлегендә шакмаклап турыйлар да салкын су салып кайнарга куялар, тиз генә кайнатып чыгаргач, утны киметеп, пешерәләр.
    Шулпага бәрәңге генә дә, бераз гына бәрәңге, салма, токмач яки макарон салып та пешерергә мөмкин.
    Бәрәңгене шулпа пешкәндә салалар. Вак итеп тураган чи кишер, башлы суган, лавр яфрагы өстәгәннән соң пешеп җиткәч, ашны табынга китерәләр. Өстенә вак итеп тураган яшел тәмләткечләр сибәләр.
    100 г үпкә-бавыр, бәрәңге шулпасы өчен — 150—200 г, аш өчен — 100 г бәрәңге, 25 г макарон, салма яки токмач, 25 әр г башлы суган, кишер, кирәгенчә тәмләткечләр.
     
     Сарык итен томалап пешерү
    Сарык итен эре кисәкле итеп пешергәндә тәмлерәк була. Кисәкләрне тирән савытка салгач ит күмелерлек итеп кенә кайнар су агызалар һәм тиз генә кайнатып чыгаралар да, утны киметеп, тоз, борыч сибәләр, вак итеп тураган кишер, башлы суган салып, 1,5—2 сәгать пешерәләр.
    Сарык ите кайнар килеш ашарга әйбәт, чөнки суынгач аның мае ката. Шуның өчен ит пешеп чыгуга 50—60 г лы кисәкләргә турап, табынга китерәләр. Калҗа янына бөтен көе пешергән бәрәңге, вак итеп шакмаклап тураган кишер, дөге боткасы яки токмач бирәләр.
    110—150 г ит, калганнары — кирәгенчә.

    Сарык итен кыздыру
    Кыздыру өчен сөякле ит әйбәт була. Шуңа күрә сырт-умыртка, корсак яны, ал бот итен кыздыралар. Сөякле итне эре кисәкләргә бүләләр дә, юып, тоз, борыч ышкып, өстен майлыйлар, сөякле ягын аста калдырып, майлы табага тезәләр һәм кызу духовкага куялар. Бераз кыза башлагач, ит өстенә әледән-әле шулпа сибеп торалар. Болай эшләгәндә ит тигез кызара, тәмлерәк була. Табынга, телемләп турап, кайнар килеш китерәләр. Әгәр өстәлгә шунда ук чыгарасы булмаса, калҗаларны ит кыздырган табага тезеп куя-лар. Кирәк чакта духовкада бераз кыздырып алалар.
    Кыздырган сарык ите янына эре итеп турап кыздырган бәрәңге, карабодай боткасы, бөтен көе пешергән алма куялар.

    Сарык итен телемләп кыздыру. Сарыкның умыртка янындагы сырт итен алып, кеше саен сөякле бер калҗа туры килерлек итеп кисәләр.
    Кисәкләрне сөяк яныннан суккалап юкарталар, зурайталар да, тоз, борыч сибеп 3—4 минут салкында тоткач, онда әвәләп алалар. Сөткә тугланган йомыр-кага манчып кипкән бодай ипие вагында әвәлиләр. Кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздыргач, кызу духовкага куеп, күпертеп-йомшартып алалар, табынга кайнар килеш китерәләр.
    Сөякле ит янына кыздырган бәрәңге, тозлы помидор, кыяр, йомшартып, эче алынган йөзем җимеше куярга мөмкин.
    150—200 г сөякле их, калганнары — кирәгенчә.

    Сарык итен ваклап кыздыру. Сум итне бер яисә ике бармак калынлыгында, өч бармак киңлегендә шакмаклап турагач, тоз, борыч сибеп болгаталар да кызган майлы табада кыздыралар. Аз гына кайнар шулпа да салалар. Вак итеп турап майда кыздырган башлы суган өстәп, кызуы җиткәч, өсте ачык килеш 5—10 минутка духовкага куеп алалар һәм кайнар килеш табынга чыгаралар.
    Кыздырма янына кыздырган бәрәңге бирәләр.
    100—150 г сум ит, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч.

    Чүлмәктә пешкән сарык ите. Моның өчен юка, вак сөякле ит яки сум ите алына, аны кечерәк кисәкләр итеп турыйлар. Тоз, борыч сибеп болгаткач, кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә бераз кыздырып алалар. Аннары 500—600 г сыешлы кечкенә чүлмәкләргә тутыралар һәм вак итеп турап, майлы табада кыздырган башлы суган, эрерәк итеп тураган чи бәрәңге, тоз, борыч, йомшартып төше алган кара җимеш, аз гына кайнар шулпа салып, өстен томалап, кайнарга куялар. Ул 30—45 минуттан өлгерә. Табынга чүлмәге белән китерәләр, янына агач кашык куялар. Пешеп җитәр алдыннан сарымсак та салырга мөмкин.
    100—150 г ит, 150 г бәрәңге, 30 г башлы суган, 30 г кара җимеш, 10 г май, кирәгенчә тәмләткечләр.

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2760
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *
    supply chain logistics software Canada