Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

     Котлет. Юылган сум итнең ярыларын кисеп алгач, вак итеп турыйлар да ит тарткыч аша чыгаралар. Котлетка кушу өчен яңа пешкән ипи ярамый, чөнки ул котлетны бик тыгыз һәм каты итә. Иң яхшысы — искергән бодай ипие. Ипине тураганда өске катысын кисеп алырга да мөмкин. Шуннан соң аны салкын сөттә яки суда җебетәләр. (Сөтне-суны икмәк җеберлек кенә салырга кирәк.)
    Җебеткән ипине, сыгып, тарткан ит янына салалар. Суган турап өстәргә дә мөмкин. Аннары кабат ит тарткыч аша чыгарып, тоз, борыч сибәләр дә яхшылап болгаталар. Массаны өстәлгә алып ике кул белән акрын гына болгатсаң, ул әйбәтрәк йомшара. Куерак булса, салкын шулпа яки сөт салып болгатырга мөмкин, әмма йомырка сытарга ярамый.

    Масса өлгереп җиткәч, 60—65 әр г лы кисәкләргә йомарлап, котлет ясыйлар. Ул көймә кебегрәк, аның бер башы — очлырак, икенче башы түгәрәгрәк була. Котлетны, кипкән бодай ипие валчыгында әвәләп, кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә, кызгылт матур төскә кергәнче кыздыралар, аннары 3—5 минутка духовкага куеп алалар. Ул анда күпереп, йомшарып китә.
    Котлетны өстәлгә кайнар килеш, өстенә май салып китерәләр.
    Котлет янына бәрәңге, карабодай, дөге боткасы, макарон, пешкән эре бәрәңге, яшел борчак һ. б. бирергә мөмкин.
    Кеше саен ике-өч котлет куялар.
    1 кг сум иткә: 250 г ипи, 60—75 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч.

    Тефтели. Тефтели массасын да котлетныкы шикелле үк ясыйлар. Тик чи суган урынына вак итеп турап кыздырганын кушалар. Кирәк икән, ипи урынына пешкән дөге кулланырга мөмкин. Итне дөге белән болгатканда, тоз, борыч һәм суганны кыздырып салалар. Әзер масса йомшак булырга тиеш. Аны 60—б5 г кисәкләргә бүлеп, он өстендә әйләндерә-әйләндерә түгәрәклиләр.
    Майлы кызган табада кыздырып алгач, тирән савытка салып, томат кушып болгаткан каймак өстиләр, аннары өстен каплап, сүрән утта акрын гына пешереп алалар. Табынга кайнар килеш гарнир белән бирәләр. Гадәттә, кеше саен 2—3 тефтели китерәләр.
    1 кг иткә: 200—250 г пешкән дөге, 75—100 г суган; бер кешегә: 50 г каймак, 10-15 г томат, кирәгенчә тәмләткечләр. 
     
     
    Тозлы  ат ите

    Итне сөяксез дә, сөяге белән дә тозларга мөмкин. Моның өчен сыер, ат, сарык ите алалар. Итне нык итеп тә, җиңелчәрәк тә тозларга була. Шунысы да бар, тозлы итне кисмәгеннән алуга аш-су пешереп булмый, чөнки аннан пешергән ризык бик тозлы була. Шуның өчен итне сөягеннән аерып 12 сәгать салкын суда тоталар. Суны 1, 2, 3, 6, 12 сәгать үткәч алмаштыралар. Шуннан соң ит аш-су әзерләү өчен яраклы хәлгә килә.
    Пешереп алган тозлы ит салкын закускалар өчен, ә шулпасы яшелчә, борчак ашлары өчен яхшы. Шулпа кайнатканда тозлы итнең өресе күп чыга, аны җыя барырга кирәк. Тозлы итне шулпадан соң бирергә дә, кыздырырга да була.

    Куян итеннән ашлар

    Куян итен пешерергә яки кыздырырга, яисә башка азыклар белән томалап пешерергә дә була. Туңдырылган куян итен бүлмә температурасында акрын гына эретәләр, салкын суда юалар; кләймәсен кисеп алып, 1—2 сәгать аз гына тоз, аш серкәсе салган суда тоталар. Болай эшләгәндә аның үзенә хас исе бетә, ите агара төшә.
    Куян итен судан алып, тагын юалар да кипшертеп куялар.
    Куян итен кыздыру. Өлешләргә бүленгән итне башта аз гына тозлы суда тиз генә пешереп алалар (пешкән куян ите йомшак булып кыза). Тоз, борыч сибеп, майлы табада кызу духовкага куялар. Бераз гына шулпа салалар. Кыза башлагач, өстенә кайнар майлы шулпа сибәләр, әйләндергәләп, кызартып алалар, суытып табынга китерәләр.

    Куян итен турау. Башта ике арт ботны төбеннән аркылыга чабып, аларның һәрберсен урталай бүләләр. Зур булса, ул кисәкләрне тагын бүләргә мөмкин. Арт санын түшкә кадәр аркылыга 3—4 бармак киңлегендә 2—3 кисәккә бүләләр. Корсак һәм сырт итен умыртка сөяге һәм түш буйлап муенга кадәр урталай чабалар, һәр ике якны тагын урталай бүләләр.

    Тары ярмасы белән куян итеннән аш. Югарыда әйтелгәнчә тураган итне салкын суга салып, кайнарга куялар. Өресен җыя баралар. Кайнап чыккач, эре итеп тураган бәрәңге салалар. Утны киметә төшеп, салкын суда әйбәтләп юган тары ярмасы өстәп болгаталар, тоз, борыч сибәләр. Пешеп җитәрәк токмачлап турап, майда кыздырган кишер, боҗралап тураган башлы суган салалар.
    Утны сүндерергә 3—4 минут кала лавр яфрагы өстиләр. Аш өлгергәч, тәлинкәгә бер-ике кисәк куян ите салып, табынга китерәләр. Вак итеп тураган яшел укроп сипсәң, аш тагын да тәмлерәк була.
    150 г куян ите, бәрәңге белән пешергәндә — 100—150 г бәрәңге, 60—60 г тары ярмасы, 20 г кишер, 25 г башлы суган, кирәгенчә тәмләткечләр.

    Томалап пешергән куян ите. Югарыда әйтелгәнчә тураган итне майлы кызган табада кыздырып алалар, тирән савытка салып, бераз гына шулпа өстиләр, өстен каплыйлар да акрын гына кайнаталар. Пешкәндә ваклап турап кыздырган кишер, башлы суган салалар. Бераз кайнагач, аз гына томат яки тураган кызыл помидор, каймак өстәп, томалап кайнаталар һәм табынга чыгаралар. Пешеп җитәргә 5—10 минут кала вак итеп тураган сарымсак салырга мөмкин.
      Куян ите янына яшел яки тозлы кыяр, җебетеп төше алынган кара җимеш, кыздырган яки пешергән бәрәңге дә әйбәт була.
    100—150 г куян ите,. 50 г каймак, 20 г башлы суган, 10 —15 г май, 15 г томат, 40—50 г помидор, кирәгенчә тоз, борыч.

    Поши ите
    Ул куе-кызыл төстә, ите авыр, эре җепселле, үзенә генә хас исе бар. Гомумән, кыргый җәнлекләрнең мускуллары тыгыз, шунлыктан итләре дә тупас була.
    Ашны гадәттәгечә юган, чистарткан, сөягеннән аерылган сум итеннән әзерлиләр.
    Җәнлек итен пешерер-кыздырыр алдыннан беркадәр эшкәртәләр. Башта иткә махсус тәм бирү өчен 0,5— 1 кг лы сум итне тирән савытка салалар, зурлыгына, яшенә карап, ит өстенә маринад салып, 1—3 көн салкында тоталар. Кыр куяны итен маринадта 4—5 сәгать тоту да җитә.
    Маринад ясау. 200—300 г аш серкәсенә 700— 800 г су кушкач, 20—30 г шикәр комы, 20 г аш тозы, лавр яфрагы, кара борыч, 50 г кишер, 50 г петрушка тамыры салып кайнаталар. Ит өстенә салыр алдыннан сөзәләр.
    Җәнлек итен кыздырып-томалап пешерсәң тәмле була.
    Шунысы да бар, зур кисәкләргә бүлеп кыздырганда яки томалап пешергәндә җәнлек итен маринадтан алгач корытып сөртәләр, пычак очы белән тишкәли-ләр. Шуңа сарымсак, юка гына тураган кишер, башлы суган кыстырып кыздырсаң, ит тагын да ләззәтлерәк, тәмлерәк була.

    Вак итеп тураган поши итен томалап пешерү. Мари-надланган поши итен бер бармак киңлегендә аркылыга телемләп кисәләр. Итне суккалап йомшартырга мөмкин. Аннары аз гына тоз, борыч сибәләр; ике ягын да тиз генә онда әвәләп, әйләндерә-әйләндерә кызган майлы табада кыздырып алалар һәм, тирән савытка салып, өстенә аз гына томат, итне капларлык итеп шулпа, вак итеп тураган башлы суган, кишер өстиләр, томалап пешерәләр. Пешеп җитәр алдыннан вак кына итеп тураган сарымсак, лавр яфрагы да салып, шулпаны гадәттәгечә акрын гына кайнатып алалар.
    Әзер калҗаны табынга чыгаралар.
    100—150 г чи ит, 30 г башлы С}ган, 30 г томат, 30 г кишер, калганнары — кирәгенчә.

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2565
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *