Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Үтә күренмәле шулпа. Ул кунак җыйганда бик әйбәт сый була, теләсә нинди шулпалы ашны алыштыра ала.
    Шулпаны зур чынаякка кайнар килеш салып бирәләр, янына тәлинкә белән башка төрле азык та куялар. Болар: вак пәрәмәч, вак өчпочмак, сумса, кабыгы әрчелгән чиле-пешле йомырка, шакмаклап киселгән йомырка тәбәсе, балсыз бавырсак, төрле гренкалар, фрикадельләр, аерым шулпада, суда пешкән пилмән, токмач, дөге һ. б.
      
    Шулпа әзерләү. Сөякле-итле шулпаны ничек пешерү турында сөйләгән идек инде. Үтә күренмәле шулпаны да шулай ук пешерәләр, әмма аның төсе тагын да матуррак һәм ул ләззәтлерәк булырга тиеш. Ит күбрәк пешсә, шулпа сарырак була. Әлбәттә, болганчык та булырга мөмкин. Аны тоныкландыру өчен болай эшлиләр.
    Муен яки җилемгә бай башка итне ит тарткычтан чыгаргач, салкын су салып, яхшылап болгаталар һәм 1—1,5 сәгать салкында тоталар. Аннары сулы иткә тоз, йомырка агы кушалар. Акрын гына кайнап торган әзер шулпага шуларны болгата болгата салып кайнаталар, аннары утны сүндереп, шулпаны тондыралар. Аны юка тастымал аша артык болгатмыйча'гына сөзеп, яңадан кайнаткач, табынга китерәләр.
     500 г иткә: 1 л су, 2 йомырка агы.

    Шулпа артыннан бирү өчен ит пешерү. Итне сөягеннән аергач, 300—400—500 г чамасында озынча итеп кисәләр һәм кайнатырга салалар, ит кисәге эрерәк булса, пешкәндә аның кирәкле матдәләре һәм тәме әйбәтрәк саклана.
    Су иттән икс-өч илле артык торырга тиеш. Суы күп булса, итнең тәме шулпага чыгып бетә. Ит яртылаш пешкәч, тоз салалар, пешеп җитәрәк вак итеп тураган кишер, башлы суган, лавр яфрагы өстиләр. Пешкән итне калҗаларга бүлеп, табынга китерәләр.
     Ит янына бәрәңге боламыгы, пешкән эре бәрәңге, дөге, карабодай боткасы, яшел борчак куярга мөмкин.

    Кыздырган ит
    Беренче ысул. Итне зур кисәкле көе дә, турап та кыздырырга була. Кыздырыр алдыннан аның артык маен, ярыларын кисеп алалар.
    Зур кисәкле итне кыздыру. Моның өчен, гадәттә, умыртка янындагы ит кулланыла. Аны озынча итеп, биш бармак киңлегендә кисәләр, ал һәм арт бот итләре дә кыздыру өчен әйбәт.
    Итне озынча итеп кискәч, ярыларыннан аералар, тоз, борыч сибеп, кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Кызып җиткәч, тирән савытка салып, бераз шулпа, кишер, суган өстиләр, аннары өстен каплап пешерәләр. Ит йомшара, тәмләнеп китә. Кайнар килеш турап, икенче аш, закуска итеп табынга китерәләр.

    Итне өлешләп кыздыру. Умыртка янындагы иттән яки арт боттан озынча кисәк алып, җепселенә аркылы 150—160 г лы өлешләргә бүләләр. Ит тукмагы белән суккалап йомшарталар-юкарталар. Тоз һәм борыч сибеп, онда әвәлиләр. Аннары сөткә тугланган йомыркага манчып, бодай ипие валчыгында әвәлиләр. Кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Кисәкләр кызаргач, 3—4 минутка бик кызу булмаган духовкага куялар. Өстенә май сибеп, кайнар килеш табынга бирәләр.

    Билдәмә итеннән кыздырма. Баш ягында киңрәк, койрыкка таба таррак була. Аның бер ягында ярысы бар, аны юка гына итеп телеп алырга кирәк.
    Билдәмәне баш ягыннан аркылыга туры итеп (2— 3 кисәкне) 2—3 см калынлыгында бифштекс өчен кисәләр.
    Уртасыннан 4—5 см калынлыгында филе кисеп алалар.
     Шуннан соң ике кисәкле итеп лангет, ә калганыннан беф-строганов әзерлиләр.
    Югарыда әйтелгәнчә әзерләнгән иткә тоз, борыч сөрткәч, әйләндерә-әйләндерә кызган майлы табада кыздырып алалар. Итнең үзеннән чыккан шулпаны өстенә сибә торалар. Ит кызарып, йомшаргач, утны киметәләр.

    Лангет әзерләү. Билдәмә итен 75—80 г чамасында, юка гына —1—1,5см калынлыгында аркылыга кискәч, бераз суккалап йомшарталар. Тоз, борыч сибеп, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар (билдәмә ите бик тиз кыза һәм кыздырыла).
    Мондый итне духовкага куймыйлар, кыздырганда өстен япмыйлар. Йомшак итне, өстенә үзеннән чыккан майлы шулпаны салып, табынга бирәләр.
    Бифштекс һәм филены да шулай ук, ләкин озаграк кыздыралар, алары катырак була.
    Кыздырган ит өчен гарнир итеп токмач, озынча я түгәрәкләп турап майда кыздырган бәрәңге, пешереп кыздырган макарон, кара җимеш бирәләр.
    Гадәттә кыздырган ит янына кыздырган гарнир салалар.

    Кыздырган бозау ите. Бозау ите кыздыру, томалап пешерү, ит тарткычтан уздырып, ипи кушмыйча гына төрле ризыклар әзерләү өчен кулланыла.
    Сөягеннән аерылган, ярылары алынган итне, я сөякле түш итен, я түш яны итен 4—5 бармак киңлегендә аркылыга чабалар, тоз, борыч сибеп, духовкада кызарталар. Духовканың утын киметә баралар, ә ит өстенә үзеннән чыккан кайнар шулпаны сибеп торалар. Йомшарып, кызарып өлгергәч, итне сөякләреннән аралап, телемләп турыйлар һәм табынга китерәләр.
    Шунысы да бар: духовкада кыздырганда итнең өстен сыек май яки каймак белән майлыйлар. Әмма кыздырганда ит өстенә салкын су салырга ярамый, югыйсә өсте матур, шома булмый.
     
     
    Кыздырган терлек мие. Бер сәгать чамасы салкын суда тоткач, терлек миенең каны бетә һәм өстендәге ярысы әйбәт куба. Аннары мине кастрюльгә салып, су агызалар, пешәргә куялар. Суга аз гына аш серкәсе салганда ул тыгыз булып пешә, таралып китми.
    Тоз, борыч, лавр яфрагы салып, мине 25—30 минут пешереп алалар, аннан суыталар. Тоз, борыч сипкәннән соң, онда әвәләп, кызган майлы табада әйлән-дерә-әйләндерә кыздыралар. Ми янына майда кыздырган суган яки каймак та салырга мөмкин. Беразга гына духовкага куеп алсаң, ул тагын да тәмлерәк була. Мине табынга кайнар килеш бирәләр.

    Кыздырган бавыр. Бавырның өске ярысын куптарып алгач, 75—80 г лы телемнәргә кисәләр. Кыздырганда сүле күп чыкмасын өчен, телемнәрне тиз генә кайнар суга салып алырга мөмкин. Аннары бавырга тоз, борыч сибеп, майлы кызу таба1а тезеп салалар, әйлән-дерә-әйләндерэ кыздыралар. Табынга китерер алдыннан майда кыздырган вак суган, каймак салып, 10— 15 минут томалап тоталар.
    Бавыр янына карабодай боткасы, яшел борчак, кыздырган макарон, бәрәңге боламыгы әйбәт була.

    Томалап пешергән ит
    Сум итне 50—60 г лы телемнәргә кискәч, бераз суккалап алалар, тоз, борыч сибеп, онда әвәлиләр дә майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Аннары, кирәк булса, болай эшләргә мөмкин:
    1) вак итеп турап, майда кыздырган кишер, башлы суган һәм аз гына шулпа салырга;
    2) вак итеп тураган башлы чи суган, кызыл помидор һәм аз гына шулпа салырга;
    3) вак итеп турап майда кыздырган башлы суган, каймак я катык, аз гына шулпа өстәргә.
    Шуннан соң өстен каплап-томалап пешерәләр һәм кайнар килеш табынга китерәләр.
    Ит янына пешкән һем кыздырган бәрәңге, дөге боткасы, кыздырган макарон бирергә мөмкин.

    Бәрәңге белән томалап пешергән ит
    Сум итне 40—50 г зурлыктагы юка кисәкләргә турап, тоз, борыч сипкәч, кызган майлы табада әйлән-дерә-әйләндерә кыздыралар. Янына вак итеп турап майда кыздырган башлы суган салалар. Шулпа өстәп, түгәрәкләп тураган бәрәңгене 2 кат тезеп чыгалар, аз гына каймак та салалар. Томалап, сүрән утта пешерәләр һәм өстәлгә табасы белән куялар.
    Итне бәрәңгесез пешергәндә бүрттереп төшен алган кара җимеш, пешереп сөзгән макарон, томалап пешергән башлы кәбестә дә салырга мөмкин.
    160 г ит, 150 г бәрәңге, 30 г май, 50 г каймак, 20 г кишер, 30 г башлы суган, тәмләткечләр — кирәгенчә.

    Билдәмә итен томалап пешерү
    Билдәмәне 150—160 г лы кисәкләргә бүләләр. Кисәкләрне бөтен килеш тозлап, борыч сибеп, кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздырып алалар. Өстенә майда кыздырган башлы суган, каймак, борыч салып, тирән савытта томалап пешерәләр. Табынга кайнар килеш, суган, каймак белән бирәләр.
    Башка төрле сум иттән дә шундый ысул белән ризык әзерләп була, әмма аны бераз суккалап, йомшартып алырга кирәк.
    Мондый иткә гарнир өчен токмач, җебетеп йомшарткан төшсез кара җимеш, эре итеп пешергән бәрәңге әйбәт була.

    Тарткан иттән әзерләгән ашамлыклар.
    Ит тарткыч аша чыгарган иттән котлет, биточки, шницель, зразы, тефтели һ. б. әзерләнә. Алар бик тиз өлгерә.

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2674
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *