Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Арт сан. 1. Корсак асты ите сөяксез, йомшак һәм ярылы була. Аны ит тарткычтан чыгарып, котлет, сумса, бәлеш пешерү өчен тоталар.
    2. Бил итен ит тарткычтан чыгарып файдаланалар, билнең өске өлешендәге йомшак итне кыздыру өчен кулланалар. Аны кисәкләргә бүлеп тә, эре итеп тә кыздырып була.
     3. Сыер итенең иң әйбәт өлеше — билдәмә. Ул бик йомшак һәм тәмле була. Аны 600—1000 г лы кисәк-ләргә бүләләр, филе, ягъни сөяксез ит дип тә йөртәләр. Билдәмәне валчыкта әвәләмиләр һәм духовкага куймыйлар, кыздырып, II ашлар әзерлиләр.
    Терлекнең арт боты узе дүрт кисәккә бүленә: арт ботның эчке, өске, тышкы, кырый өлешләре.
    Балтыр сөяге. Арт һәм ал ботлардагы бу сөяк койка пешерү өчен әйбәт.
    Ат ите дә шул рәвешле бүленә.

    Кайберәүләр, ник соң әле бу ит җәелеп һәм катып китте, дип аптырыйлар. Бу — итне телемләп турагач, акрын гына суккалап йомшартмаганга шулай. Итнең җепселләре бер буйга урнашкан була. Ул әйбәт кызсын өчен, җепселләр буйлап түгел, бәлки аркылыга кисәргә кирәк. Телемнәрне йомшарткач тоз, борыч сибеп бодай ипие валчыгында әвәлиләр. Кызган майлы табага салып, әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Табаның өстен капламаска кирәк. Япсаң, итне томалап пешерү була. Кыздырган итне 3—4 минутка духовкага куялар, ул анда күтәрелә төшә, йомшара һәм тагын да тәмләнә.

    Иттән салкын ашлар
    Салкын ашны аппетит өчен әйбәт, ди халык. Ул өстәлне баета, тулыландыра. Аны иртән дә, көндез дә, кичен дә бирергә мөмкин.

    Итле салат. Итне пешереп алгач, суытып, вак кына (эрбет чикләвеге кадәр) шакмаклап турыйлар. Кабыгы әрчелгән һәм эче алынган тозлы кыярны, пешкән кабыклы салкын бәрәңгене, каты итеп пешерелгән йомырканы вак кына турап, ит янына — тирән савытка салалар. Яшел борчак, тоз, борыч, майонез яки каймак өстәп, барысын бергә болгаталар, 10—15 минутка салкын урынга куялар. Аннары салат савытына өеп, өстенә тагын майонез салалар да яшел үләннәр белән бязәп табынга китерәләр.
    60 г пешкән ит, 30 г кыяр, 30—40 г барәңге, 30—40 г яшел борчак, 1 йомырка, 60—80 г майонез, тоз-борыч — кирәгенчә.

    Итле шулпалар.
    Шулпалы ашның тәме шулпа пешерә белүгә бәйле. Шулпасы тәмле булса, аш та тәмле була. Шуңа күрә, гадәттә, кунак иң элек: «Шулпасы бигрәк тәмле икән»,— дип мактап куя.
    Иттән төрле-төрле шулпа пешерәләр.
    1. Сөяк шулпасы. Моның өчен җелекле бот, балтыр сөякләре һәм кабырга сөяге алына.
    2. Ит шулпасы.
    3. Сөякле ит шулпасы.
    4. Тозлы ит шулпасы.

    Халык, гадәттә, сөякле ит шулпасын ярата.
    Тәмле шулпа әзерләүнең төп шартларыннан берсе — салкын суда яхшылап юган итне салкын суга салып пешерү, бик ашыкканда да кайнар су салырга ярамый. Су тиз кайнап чыгарга һәм аннары ит пешкәнче 1,5—2,5 сәгать әкрен генә кайнарга тиеш.
    Тагын бер шартны үтәү бик мөһим: тозны ит яртылаш пешкәч кенә салырга, итнең күбеген җыеп торырга кирәк. Шулпа үтә күренмәле булырга тиеш.
    Әгәр күбеге һәм өресе төпкә утырса, шулпага бер стакан салкын су өстиләр, алар өскә күтәрелә.
    Бер кайнап чыккач, савытның өстен япмаска кирәк. Һава кереп торганда гына шулпа үтә күренмәле була.
    Пешеп җитәргә 20—30 минут кала шулпага майсыз табада кыздырып башлы суган, кишер, ә пешеп җиткәч, лавр яфрагы салып, тиз генә кайнатып алалар. Ит пешкәч, шулпаны сөзәләр. Итне 50—75 г кисәкләргә турап, тирән савытка салалар. Соңыннан җылытып, аш белән бергә бирәләр.
    Кайберәүләр яшелчә ашын пешеп чыгуга ук бүлеп бирә башлыйлар. Мондый шулпа — кырку, нәрсәседер җитешмәгән шикелле тоела. Чөнки яшелчә ашын, пешкәч ут өстеннән алып, 5—10 минут томалап тотарга кирәк.
    Ә токмачлы һәм ярмалы ашларны, киресенчә, пешүгә үк табынга бирергә кирәк.
    Сыер итенен шулпасы кәбестә һәм башка яшелчәләр, бәрәңге, ярма, токмач ашлары өчен әйбәт була.
    Аш-су бүлгәндә тәлинкәгә лавр яфрагы салмаска кирәк, чөнки кайберәүләр аш ашаганда аны кабып суырып куялар, ә бу табыңны күңелсезли.

    Аппетитлы шулпа. Алдан әзерләнгән шулпаны кайнаталар, кирәгенчә тоз, борыч өстиләр, 50—75 г пешкән ит кисәге, боҗралап тураган чи суган салып, табынга китерәләр.

    Өйдә пешкән итле кәбестә ашы
    . Сөзгәч, ит-сөяк шулпасына эре итеп турап, бәрәңге салып кайнаталар, аннары ике бармак киңлегендә шакмаклап тураган кәбестә өстиләр.
    Кәбестәсе пешеп җитәр алдыннан майда кыздырган, вак итеп токмачлап тураган кишер, ярым боҗралап тураган башлы суган, икегә яки дүрткә бүлгән кызыл помидор салалар, тоз, борыч сибәләр, ә пешеп җиткәндә генә лавр яфрагы өстиләр. Өстен каплап, бераз тоткач, кайнар ашны тәлинкәләргә бүләләр, каймак, тәмләткеч үләннәр салып табынга бирәләр.
    50 г пешкән ит, 150—200 г башлы кәбестә, 100 г бәрәңге, 20 г кишер, 20 г башлы суган, 30—40 г кызыл помидор, 20 г каймак, калганнары — кирәгенчә.

    Чапкан ит ашы. Сөзгән шулпага эре итеп турап бәрәңге, вак итеп турап кишер, ярым боҗралап тураган башлы суган салып кайнаталар. Бәрәңге пешеп җиткәндәрәк кенә тоз, борыч салалар һәм тагаракта суган белән чапкан, тоз, борыч кушып болгаткан итне кайнап торган ашка эре-эре итен өзеп салалар.
    Чапкан ит өскә күтәрелгәч, 5—6 минут үтүгә ашны тәлинкәләргә бүлеп, яшел укроп сибеп табынга чыгаралар.
    100 г чапкан ит, 100—180 г бәрәңге, 20 г кишер, 20 г башлы суган, калганнары — кирегенче.

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2172
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *