Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Пешкән балык
    Кайвакыт пешергәндә балык бик тиз таралып китә, җыеп алып та булмый.
    Кайнап чыккач, утны киметеп, шулпага аз гына тозлы кыяр яки кыяр суы салып җибәрсәң, ул таралмый.
    Балык ите бик сусыл булмасын өчен, суны аз гына салып, томалап пешерергә кирәк.
    Пешкән балык янына бәрәңге боткасы яки бөтен килеш пешергән бәрәңге һәм кайнатып алынган яшел борчак бирсәң, әйбәтрәк була.
    Сыла балыгын пешерү. Чистарткан балыкны умыртка сөяге буйлап яргач, 4—5 бармак яссылыгында турыйлар һәм тоз, борыч сибеп, 5—6 минут салкында тоталар. Аннан сон тиресен өскә каратып, тирән савытка тезәләр. Балык күмелерлек кенә итеп салкын су, тоз, борыч, кыяр суы салып пешәргә куялар. Башлы суган, кишер турап салсаң да ярый. Кайнап чыккач, утны киметәләр, лавр яфрагы салалар, укроп сибеп, кайнар килеш табынга бирәләр.
    Җәен, шамбы, диңгез балыкларын да шулай ук әзерлиләр.
    100 г пешкән балык, өстенә салу өчен 10 г атланмай.

    Сөттә пешкән җәен балыгы
    Беренче ысул. Чистарткан җәен балыгын умыртка сөяге буйлап яралар, сөякләреннән аралыйлар. Тоз-борыч сибеп, 1—2 сәгать салкында тоталар һәм, тиресен өскә куеп, тирән табага тезәләр, балык күмелерлек кенә кайнаган сөт салалар. Вак итеп тураган башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч өстәп, өстен
    каплап пешереп алалар. Суганнарын да салып, кайнар килеш табынга китерәләр.
    100 г пешкән балык, 30 г суган, кирәгенчә тоз, борыч.

    Икенче ысул. Югарыда әйтелгәнчә әзерләнгән балыкны тирән табага тезеп, аз гына тоз, борыч, тураган суган салалар, балык яртылаш күмелерлек сөт өстиләр һәм пешәргә куялар. Йомырка туглыйлар һәм аны тигез итеп балык өстенә салалар, тагын 10— 15 минут пешерәләр дә кайнар килеш табынга бирәләр.
    100 г пешкән балык, 30 г башлы суган, 1—2 йомырка, кирәгенчә тәмләткечләр.
     
    Балык кыздыру
    Кыздыру өчен балыкның эресе дә, вагы да ярый. Вак балыкны саңагын, эчен алып, бөтен килеш, ә эре балыкны кисәкләргә бүлеп кыздыралар.
    Балыкны салкын майлы табага салып бик озак кыздырсаң, ул каты һәм ләззәтсез була.
    Телемләп тураган балыкка башта тигез генә итеп тоз, борыч сибәләр, сеңгәнче уалар, аннары 5—10 минут салкында тоталар. Кипкән бодай ипие вагында әвәләп, майлы кайнар табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. 2—3 минутка духовкага куеп алалар. Шулай кыздырган балык йомшаграк, тәмлерәк була.
    Балык янына, озынча яисә түгәрәкләп турап, майда кыздырган бәрәңге куярга кирәк.

    Корбан балыгын кыздыру. Чистарткач, башын, койрыгын кисәләр, умыртка сөяге буйлап урталай бүләләр һәм тоз, борыч сибәләр. Бераз салкында тоталар. Аннары онда әвәлиләр, тиресен аска куеп, әйләндерә-әйләндерә кызган майлы табада кыздыралар. Кыздырган башлы суган белән бизәп 2—3 минутка духовкага куялар, өстенә май сибеп, табынга китерәләр.

    Сыла балыгын кыздыру. Эшкәртелгән балыкны 4 бармак яссылыгында аркылыга турагач, тоз-борыч белән ышкыйлар һәм онда әвәләп алалар. Ике ягын да сөткә тугланган йомыркага манчып, кипкән бодай ипие вагында әвәлиләр һәм кызган майлы табада  әйләндерә     кыздыралар, аннары 2—3 минут духовкада тоталар. Өстенә май салып, кайнар килеш табынга бирәләр.

    Балыкны томалап пешерү    
    Балык кисәкләрен тозлап-борычлап, онда әвәлиләр, ике ягын да тиз генә кыздырып алалар, аннары өстенә турап кыздырган суган, каймак салып, томалап пешерәләр. Өстен ачып, 2—3 минутка духовкага куеп алырга мөмкин. Өстәлгә табасы белән яки кайнар килеш өлешләп китерәләр.

    Катыкта пешкән диңгез балыгы
    Моның өчен итләчрәк балык алына. Чистартканда сум итен генә калдырып эре кисәкләргә турыйлар, тоз, борыч сибеп тирән табага тезәләр, ваклап кыздырган башлы суган һәм балыкны капларлык кына итеп катык салып пешереп алалар.
    Табада килеш табынга бирелә.

    100 г балык, 30 г башлы суган, калганнары — кирәгенчә.

    Бәлеш-(сумса) өчен балыктан эч әзерләү
    Моның өчен итләч балык кирәк. Чистарткач, аның умыртка һәм түш сөяген кисеп алалар.

    Эчне балыкның үзеннән генә дә, башка төрле азык кушып та ясарга мөмкин. Мәсәлән, бүрттергән саго, дөге, борай ярмасы, пешкән йомырка, бәрәңге боткасы, вак итеп тураган яшел суган яки майда кыздырган башлы суган, эреткән май, тоз, борыч һ. б.

    1. Балыкны бер бармак яссылыгында кисәкләп турагач, тоз, борыч сибеп болгаталар, майлы табада кыздырып алалар, суыталар; тирән савытка салып, эреткән май, бүрттергән дөге яки саго, кыздырган башлы суган, тоз, борыч кушып болгаталар.
    2. Балыкны эре генә шакмаклап турагач, тоз, борыч сибеп болгаталар, онда әвәләп, кызган майлы табада кыздыралар. Суыткач, тирән савытка салып, ваклап тураган яшелчә, суган, каты итеп пешергән йомырка, тоз, борыч, эреткән май белән катнаштыралар.

    3. Балыкны бармак яссылыгында турагач, онда әвәләп, майлы табада кыздыралар, суыталар. Аннары тирән савытка салып, өстенә бәрәңге боткасы, кыздырган башлы суган, тоз, борыч, эреткән май өстәп болгаталар.

    Балык каклау
     Каклау өчен корбан балык, кызылканат, чабак кебек уртача зурлыктагы балыклар әйбәт. Балыкны күбесенчә яз көне симез вакытта каклыйлар.
     Балыкны салкын суда яхшылап юалар да иләктә саркыталар, аннары башын, саңакларын, тәңкәле түшен тоз белән уып, тоз сибеп, эмальле савытка тыгыз-лчп тутыралар. Савыт тулганнан соң өстен яхшылап ябалар, авыр әйбер белән бастырып, салкынча урынга куялар. 3—4 көннән соң балык тозланып җитәргә тиеш.  Моны белү өчен кастрюльне ачып карыйлар, суы балыкның өстенә чыккан булырга тиеш. Икенче бер савытта суга ак серкә салып (1 л суга 100—150 г 0 процентлы серкә) болгаталар да тозланган балыкны шунда юалар. Аннары балыкларны, саңаклары яки күз тишеме аша бауга тезеп, җиллерәк күләгә урында (келәттә, чормада яисә сарайда) яки кояшта 6—10 көн каклыйлар. Серкәле суда юган балыкның тәңкәсе тыгыз булып кибә, балык ялтырап тора. Какланган балыкны коры урында сакларга кирәк. Каклау өчен әзерләнгән балык үтә тозлы булса, аны 2—3 сәгать салкын суда тоталар һәм аннары серкәле суда юалар. Әгәр балык артык майлы булса, койрык ягыннан ике бармак киңлегендә калдырып тишек тишәләр һәм бауга эләләр.
    Каклаган балыкны закуска һәм окрошка өчен файдаланалар.
    10 кг балыкка 750 г — 1 кг тоз.

    Балык тозлау

    Гадәттә корбан балыгын, сазан, бәртәс һәм кызылканатны тозлыйлар. Чабак, алабуга, шыртлаканы да тозларга мөмкин. Тозлау өчен 400—500 г чамасындагы балыклар әйбәт.

    Яңа тотылган балыкны, саңагын, эчен алып, салкын суда юалар да тастымал белән корыталар. Зур балыкларны умырткалыгы буйлап урталай бүләргә кирәк. Һәр кисәк 1 кг нан артып китсә, аны урталай бүләләр. Озак саклыйсы булмаганда, балыкның тәңкәсен дә чистартырга мөмкин. Әзерләнгән балыкны тоз белән уганнан соң эмальле савытка яки имән кисмәккә катлап-катлап тутыралар, арасына тоз сибә баралар. Кисмәк тулгач, аны эченә сыярлык капкач белән каплап, өстенә таш бастыралар. Берәр атнадан соң балыкның суы чыгарга тиеш, әгәр чыкмаса, авыррак таш бастырырга кирәк.
    Зурлыгына карап, балык 10—15—20 көннән тозланып җитә.
    1 кг балыкка 150—175—200 г тоз.

    Балык киптерү

    Күбрәк ташбаш, бәртәс, шыртлака кебек вак балыкларны киптерәләр. Яңа тоткан балыкны салкын суда юып саңагын алалар да, тагын бер кат югач, эмальле савытка салып өстенә тоз сибәләр, яхшылап болгаталар һәм 1—2 сәгать салкын урында тоталар. Аннары балыкларны тастымал белән корыталар да майлы табага тезәләр. Табаны күмере алынган мичкә яки духовкага куеп, балыкларны әйләндергәләп тора-
    лар. Кибеп җиткәнен белү өчен балыкны сындырып карыйлар. Әгәр ул шартлап сынса, әзер була. Кипкән балыкны сөякләре белән ашыйлар.
    Тозлау өчен 1 кг балыкка 600—700 г тоз.

    Балык ыслау

    Тәҗрибәле балыкчылар балыкны төтендә, махсус мичтә ыслыйлар. Мичне юка тимердән яки калайдан ясыйлар. Балыкларны тезү өчен шудырып алынмалы ике-өч калай бүлем эшлиләр. Калайдагы озынча түгәрәк тишемнәрдән төтен йөри. Мичнең ишеге алынмалы, өстән аска таба шудырып ябыла торган, ләкин бик тыгыз булырга тиеш.

    Мичнең астында учак. Анда коры имән утыны яки аның пычкы чүбен салалар. Ыслау өчен кайрылы һәм сагызлы агачлар ярамый. Алар балыкны бик тиз каралта һәм ачы тәм бирә. Төтеннең исе яхшырсын һәм балык тәмлерәк булсын өчен, учакка артыш агачы өстәргә кирәк. Мичтәге артык төтенне чыгару өчен аның бер почмагына кечкенә генә тишек ясала. Төтен аз булганда аны ябып куярга да мөмкин.

    Төтендә ыслау өчен кызылканат, корбан, җәен һәм еланбалык әйбәт. Башта балыкның саңакларын, түшен ярып эчен алалар. Кайберәүләр эчен алмыйча гына да ыслыйлар. Тәңкәләрен чистартмыйлар. Балыкны тиз генә салкын суда юып алалар да тастымал белән корытып сөртәләр, тоз белән яхшылап угач, зурлыгына карап 8—12 сәгать салкында тоталар. Балыкка тоз белән бергә борыч та сибәргә мөмкин. Тозланган балыкны салкын суда югач, тастымал белән корытып сөртәләр һәм ярты-бер сәгатьләп ачык һавада элеп киптерәләр. Болай киптергән балык ыслагач ялтырап тора, тиресе бик җиңел куба.

    Киптергән балыкны тишекле калайларга тезеп төтенле кызу мичкә куялар, учакка утын өстәгәннән соң мич капкачын яхшылап ябалар. Балык төтен эчендә  кызарып, бераз гына каралып һәм ялтырап китә. Зурлыгына карап, балык 50 минут — 1 сәгать 15 минут чамасы ыслана.
    Ысланган балыкның бераз тозлырак булуы яхшы.
    1 кг балыкка 60—80 г тоз.

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 2038
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *
    how much are conveyancing fees for selling