Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    Койка эчендәге балык. Чистарткан сыла балыгын умыртка буйлап башыннан койрыгына кадәр кисәләр, тиресе калса да ярый. Аннары салкын су белән юалар да 4 бармак киңлегендә аркылыга кисәләр, тиресен пычак очы белән 2—3 урыннан тишәләр.
     
    Балык кисәкләрен, тиреле ягын өскә калдырып тирән савытка тезәләр, салкын су өстиләр, тоз, борыч, кыяр һәм пешеп җиткәндә генә лавр яфрагы салалар. Пешкән балыкны шулпада 10 минутлап тоткач, аннан алалар да тиресен аска таба каратып тезәләр һәм суыталар. Шулпа тонгач, 2—8 катлы марля яисә юка тастымал аша 2—3 тапкыр сөзәләр. Җилемне (желатин) салкын суда бүрттереп, акрын гына кайнап торган шулпага салалар һәм тиз генә кайнатып алалар, шулпаны сөзәләр. Койка өчен үтә күренмәле шулпа әзер дип санала.

     Койка әзерләү өчен 3—4 см тирәнлегендәге тәм чыкмый торган савыт кирәк. Шуңа 2—4 мм га җиткереп суына башлаган шулпа салалар. Ул бераз суынуга, тиресен аска калдырып, әзер балыкны тезеп чыгалар, яртылаш күмелерлек итеп шулпа өстиләр, суыталар. Балык өстен юка гына кискән лимон, укроп, петрушка, кишер белән бизиләр, 1 см чамасында шулпа белән каплыйлар да кабат суыталар. Әмма койканы туңдырырга ярамый, чөнки андый койка соңыннан җебеп китә.
    Әзер койканы кисеп табынга китерәләр, янына керән куялар.
    1 порциягә: 100 г пешкән балык, 1 л шулпага — 40—50 г җилем

    Өйдә әзерләнгән балык консервысы. Моның өчен диңгез балыклары (сардина, тәрәч, ставрида) әйбәт була.
     
    Чистарткан балыкны урталай яралар, умыртка сөяге бер якта кала. Балыкны ике бармак киңлегендә аркылыга турап, тоз-борыч сибәләр; онда әвәләп алгач, табага кызган көнбагыш маена салалар да духовкага куялар. Ул анда сөяге дә ашарлык булып пешә.
     
    Балык башларын салып, шулпа кайнаталар.
    Маринад әзерләү өчен токмачлап турап кишер, боҗралап тураган башлы суган алалар. Аларны тиз генә көнбагыш маенда кыздырып алырга кирәк.

    Яшелчәләрне тирән савытка салып, сөзгән шулпа, тоз, борыч, томат, аз гына көнбагыш мае өстәп болгаталар һәм сүрән утка пешәргә куялар. Пешеп җиткәч, кыздырган балыкны, лавр яфрагы, аз гына аш серкәсе кушып, акрын гына болгаталар, тагын 10—15 минутлап пешерәләр. Суынгач аны ашарга мөмкин.
    100 г кызган балыкка: 50 г кишер, 30—40 г башлы суган, 100 г шулпа, 30 г томат, кирәгенчә тәмләткечләр.


    Пешкән балык икрасы. Моның өчен сөяксез я сөягеннән аерылган күл, елга, диңгез балыклары әйбәт. Балыкның сум итен тоз-борыч өстәп суда пешереп алалар да суыталар. Вак итеп тураган башлы суганны көнбагыш маенда кыздыралар. Балык һәм суганны ит тарткыч аша чыгаргач, лимон кислотасы яки лимон суы өстәп болгаталар, салат савытына өеп, яшел үләннәр белән табынга бирәләр.
    Аны майонез белән дә ашарга була.

    Каймаклы балык закускасы. Моның өчен чистарткан, сөяктән арындырылган теләсә нинди балык та ярый. Аны ике бармак киңлегендә аркылыга турагач, тозлап, борычлап, онда әвәлиләр дә әйләндерә-әйлән-дерә кыздыралар. Шуңа кыздырган башлы суган өстәп, духовкага куялар. Пешеп җиткәч, өстенә каймак салып, кайнар килеш табынга бирәләр.
    75—100 г балык, 20 г суган, 30 г каймак.

    Майонезлы балык закускасы. Балыкның сум итен 3 бармак киңлегендә аркылыга турап, тоз-борыч сибәләр, онда әвәлиләр дә кызган көнбагыш маенда әйлән-дерә-әйләндерә кыздыралар. Духовкага куеп 5—6 минут тоткач, өстенә майонез салып тагын 3—4 минут утта тоталар, өстенә укроп сибеп, табынга бирәләр.
    50—75 г балык, 30 г майонез.

    Табан балыгыннан закуска. Моның өчен вак табан балыгы яки кызылканат алалар. Чистарталар, саңагын кисеп ташлыйлар. Эчен-тышын тозлап, борычлаганнан соң, майлы табага тезәләр һәм, өстенә майда кыздырган суган сибеп, 10—15 минутка духовкага куялар. Өстенә каймак салып, тагын 10 минутлап пешерәләр һәм кайнар килеш табынга бирәләр.

    Балык шулпасы
    1. Гади шулпа. Күл, елга балыгын (алабуга, чабак, шыртлака һ. б.) салкын суга салып пешерәләр дө, шулпаны сөзгәч, шулпага бәрәңге, вак суган салып, сүрән утта кайнаталар.
    2. «Ике катлы» шулпа. Гади шулпага эре итеп тураган сыла, корбан балык, чөгә балыгы өстиләр.
    3. «Өч катлы» шулпа. Гади әзер шулпаны марля аша сөзгәч, тагын вак балыклар салып, икенче кат пешерәләр һәм янә сөзәләр. Шуннан соң эре итеп тураган сыла, чөгә, корбан һ. б. балыклар салып, уха пешерәләр.

    Шулпага тозны балык белән бергә салып кайнатсаң, шулпа ләззәтлерәк була.

    Кайберәүләр әзерләгән шулпада балык тәме сизелми, өстәвенә әчкелтем тәм килә. Димәк, уха пешерүче суганны, лавр яфрагын озак кайнаткан, шунлыктан анда балык тәме беткән.

    Балыкчы ухасы
    Беренче ысул. Уха пешерү шулпа кайната белүгә бәйле. Ул тәмле булса, уха да ләззәтлерәк була. Моның өчен 2—3 төрле балык алу шарт. Икенче таләп — уха өчен кирәкле ризыкларны вакытында салып, изелдермичә пешерү.

    Чистарткан вак балыкларны салкын сулы тирән савытка салалар, тоз өстәп, кайнатырга куялар. Өресен җыеп баралар. 10—15 минут сүрән утта кайнаткач, сөзәләр. Шулпага бөтен килеш, эре итеп тураган бәрәңге, вак суган салалар. Аннары эре итеп тураган сыла, шамбы, чуртан яки җәен балыгы, лавр яфрагы, кара борыч өстәп, пешереп алалар.

    Табынга биргәндә тәлинкәләргә бүленгән ухага вак итеп тураган укроп та сибәләр.
    100 г вак балык, 200 г эре балык, 100—150 г бәрәңге, 30 г суган, калганнары — кирәгенчә.

    Икенче ысул. Монысын инде яр буенда балыкчы үзе пешерә. Аның савыт дигәне — тутыкмый торган тимердән ясалган чиләк. Суның тирән урынын нан алып чыгып су салалар. Учак өстенә сиртмә көй ләп чиләкне шуңа эләләр. Суга эче генә алынган вак балык, тоз салып, чиләк астына ут кабызып җибәрә-лөр. Шулпа кайнап чыккач, вак балыкларны алып, чистарткан, 4 бармак киңлегендә аркылыга тураган эре балыкларны чиләккә салалар. Аз гына вак суган һәм бәрәңге өстиләр.

    Балыкчылар, гадәттә, чиләк өстендәге майлы күбекне дә җыеп алмыйлар, уханың тәме шунда да инде.

    Пешкән балыкларны берәм-берәм генә алып, тирән савытка салалар, өстенә тоз сибеп, томалап куялар. Бу вакытта шулпа һаман кайнап тора. Аңа тагын азрак тоз, лавр яфрагы салалар, борыч сибәләр.

    Бераз кайнагач, уха өлгереп җитә. Балыкчы агай савытка суган, эре бәрәнге, шулпа салып, укроп сибеп дус-ишләрен сыйлый. Ә тирән савыттагы балыкны табын уртасына куялар. Мондый уха ашап туйгысыз була. Аннан хуш ис аңкый һәм, шулпага аерым ләззәт биреп, аз гына төтен тәме дә килә. Балыкчы ухасына бер-ике кашык ярма да салып пешерергә мөмкин.

    Ростовча уха
    Сөзелгән вак балык шулпасына тураган башлы суган, эре бәрәңге салып, бераз кайнаталар. Шуңа сөяге алынган һәм эре итеп тураган сыла балыгы, тоз-борыч, лавр яфрагы салалар. Пешеп җитәргә 4—5 минут кала турап кызыл помидор, атланмай өстиләр.
    300 г сөяксез балык, 100—150 г бәрәңге, 50 г башлы суган, 75 г помидор, 10 г атланмай, кирәгенчә тәмләткечләр.
     
    Фрикадельле балык ашы
    Вак балык шулпасы пешереп, сөзәләр, эре итеп турап, майда кыздырган башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч, лавр яфрагы салып, аш пешерәләр. Җебеткән бодай ипиен, башлы суган һәм балыкның сум итен ит тарткыч аша ике тапкыр чыгаралар. Тәменә карап тоз, борыч, чи йомырка салып, болгаталар һәм кузы чикләвеге кадәр йомарлап аерым шулпада пешереп алалар. Тәлинкә саен 3—4 фрикадель салып, аңа кайнар шулпа өстиләр, укроп сибәләр һәм табынга чыгаралар.
    100 г вак балык, 100—150 г бәрәңге, 30 г башлы суган, 10 г май, фрикадель өчен 50—75 г балык, 15 г ипи, 1 йомырка.

       

    Вернуться назад »
    • Автор: zamira
    • Просмотров: 1880
    • Комментариев: 0
    Оставить комментарий
    Имя:*
    E-Mail:
    Комментарий:
    Полужирный Наклонный текст Подчеркнутый текст Зачеркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Вставка ссылкиВставка защищенной ссылки Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
    Введите код: *