Лучшие рецепты

Новые рецепты

    Облако тегов

    МАКАРОН АШЛАРЫ

    Макаронны шулпалы ашлар, тәбәләр һ. б. күп төрле ризык әзерләү өчен кулланырга мөмкин.
    Макарон яки спагетти — италиялеләрнең төп азыгы. Алар макаронны табынга иртән, көндез, кичен дә күп итеп һәм төрләндереп бирәләр.
    Макарон пешерү. Озын макаронны сындыргалап, кайнап торган тозлы суга салып, (1 кг га — 5—6 л) болгата-болгата, артык йомшартмый гына пешереп алалар.
    Сөзеп, тирән савытка салалар да май сибеп болгаталар; кирәксә, башка азыклар белән дә төрләндерергә мөмкин. Токмач һәм вермишельне дә шулай әзерләп гарнир итеп бирергә мөмкин.
    Пешкән макаронны май салып та, вак угычтан чыгарып сыр сибеп тә ашыйлар. «Южный» соусы да өстәргә мөмкин.
    Вак итеп турап, майда кыздырган башлы суган салып болгатырга да ярый.
    Яңа гына җыйган гөмбә белән кыздырган макарон да бик тәмле.
    Ит тарткыч аша чыгарып, майда кыздырган ит белән болгатсаң да макарон туклыклы була.
    0

    ЙОМЫРКА АШЛАРЫ

    Халыкта йомырка ашлары киң таралган. Йомырканы бөтен килеш, тәбә, бүдәнә итеп пешерәләр, шулпага салалар, камырга сыталар.
    Сатуда өч төрле йомырка: I категорияле, ягъни ашханә йомыркасы, II категорияле (эре һәм вак) йомырка һәм диетик йомырка була. Диетик йомырка тавык салганның беренче 7 көнендә шулай атала. Чиста, эре, каты кабыклы була.
    Йомыркадан аш-су әзерли башлаганчы аны җылымса тозлы су белән юалар. Кайнар суда чистармый. Юылган йомырканы чиста тастымал белән сөртәләр.
    Ризыкка бозык йомырка кермәсен өчен, аның һәрберсен аерым, читтәрәк сыталар, начар исе булмаса гына савытка салалар.
    Пешкән йомырканы өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора; чи йомырка әкрен әйләнә.
    Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканың йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.
     
     
    0

    СӨТ АЗЫКЛАРЫ

    Сөт бик күп төрле ашамлыклар әзерләү өчен кулланыла. Аны куллануның үз серләре бар. Мәсәлән, камыр өчен кайнамаган җылымса сөт әйбәт. Кайнаган сөт камырны уңдырмый.
    Кастрюльнең эченә-кырыена май сөртсәң, кайна-
    0

    Кайнар соуслар

    Кызыл соус.
    Аны әзерләү өчен коңгырт шулпа, он һәм башка тәмләткечләр кирәк. Шунысын да әйтик, һәр соусның үзенә хас шулпасы була, төрле катлаулы соуслар шул нигездә ясала.
    Чи итнең сөякләрен аралап алалар да вак итеп чабалар. Таба белән духовкага куеп яндырмый-көйдерми генә кыздыралар. Аннары сөякне тирән савытка, салкын суга салалар (1 кг сөяккә 3 л су) һәм кайнарга куялар, савытның өстен ачып 5—8 сәгать сүрән утта кайнаталар, күбеген җыя баралар. Шулпа коңгырт төскә керә. Аны юка тастымал аша сөзәләр дә шуннан кызыл соус әзерлиләр.
    0

    Каз, үрдәк ашлары.

    Туйда өстәлгә пар каз, өй туенда шулпалы каз-үр-дәк бәлеше китерәләр. Яңа ел табынын кыздырган каз-үрдәк бизи. Ә сабан туйлары каклаган каздан башка үтми.
    Каз, үрдәк итеннән салкын ашлар, закускалар әзерлиләр. Аны пешереп табынга салкын килеш тә, кыздырып та бирәләр. Шулай ук шулпалы ашлар, икенче ашлар әзерләргә, эченә төрле ризыклар тутырып, төрләндерергә мөмкин.
    Каз, үрдәк су кошлары булса да, пешкәндә тиз изелә, тозны ярата. Тозы җитешмэсә дә, изелсә дә тәме калмый. Менә шуның өчен каз, үрдәкне, бала йонын өткәч, салкын суда яхшылап юалар да бик әйбәтләп тоз һәм азрак борыч белән уалар. 1—2 сәгать салкында тоткач тирән савытка күмелерлек кенә итеп кайнаган суга салып, тиз генә кайнатып алалар. Тоз, борыч, вак итеп тураган башлы суган, кишер өстәгәч, каплап акрын гына кайнаталар. Зурлыгына, яшенә карап, каз, үрдәк 1,5—2,5 сәгатьтә пешеп җитә. Шул-
    0

    Консервлау. Бу — гаять мәшәкатьле һәм аеруча чисталык-пөхтәлек сорый торган эш. Консервланган итнең сыйфаты яхшы булсын һәм озак саклансын өчен, банканы стерильләштерергә кирәк. Моның өчен ит тутырган банканы кайнап торган суда 2—3 сәгать кайнаталар. Салкында бер тәүлек тоткач, тагын 60—80 минут кайнатып алалар. Моны 2—3 тапкыр кабатлыйлар. Кайната торган суга аш тозы салса н (1 л га — 0,5 кг), тагын да яхшырак стерильләшә.
    Ит тутырылган банканы металл капкач белән каплап боргычлагач, аны тагын шул кастрюльдә кайнаталар. Су суынгач, банкаларны алалар, салкын су белән юып сөртәләр дә караңгы урынга куялар.
    Кыздырып консервлау.

    Юып сыер, ат яки сарык итен сөягеннән, артык маеннан аералар, кузы чикләвеге кадәр итеп шакмаклан турыйлар да, тирән савытта, күп итеп май салып эйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Итне бөтенләй кыздырып бетерергә дә мөмкин, эчендә азрак сүле калса да ярый.
    0

    Шашлык

    Ул грузин халкының яраткан ризыгы. («Шашлык» сүзе төрки «шиш» сүзеннән алынган. Аларда очлы озын таякка — шишка кидереп, күмер өстендә әйлән-дерә-әйләндерә әзерләнгән азыкка шашлык диләр.)
    Аның өчен ал һәм арт бот, сырт-умыртка яны, сөяге белән корсак яны ите һәм билдәмә алына. 
     Шашлыкны сөякле иттән дә, сум иттән дә пешерергә мөмкин.
    Шашлыкның тәме итне маринадлау осталыгына бәйле. Кайберәүләр маринадка аш серкәсе һәм лавр яфрагы да сала, әмма алар итне каты итә. Маринадлау өчен башлы суган, тоз, борыч та җитә. Кирәк булса, лимон суы яки сыек лимон кислотасы, ак шәраб кулланырга яисә виноград серкәсеннән файдаланырга мөмкин.
    Итенә һәм ничек маринадлауга карап, итне маринадта 4 сәгатьтән бер тәүлеккә кадәр тотарга мөмкин. Аны салкын урынга куярга ярамый, чөнки салкында ит катып китә, тәме бетә. Ул өйдә тизрәк маринадлана.
     
    0

    Сарык ите
    Чалу сөяген төптән кисеп алганнан соң сарык түшкәсен умыртка сөяге буйлап икегә бүләләр. Һәр як 4 өлештән тора.
    Муен итеннән, ит тарткычтан чыгарып, бәлеш, сумса эче әзерлиләр.
    1. Ал бот итен шулпалы ашлар әзерләү, кыздыру, иылау пешерү өчен кулланалар. Ит тарткычтан чыгарып, төрле ризыклар әзерлиләр.
    2. Умыртка янындагы сөякле иттән шулпалы аш,
    сөякле котлет, шашлык, сөяге белән пылау әзерлиләр, кыздыралар.
    3. Түш күкрәк, корсак янындагы итне сөякле килеш томалап, шулпалы аш пешерү, кайнар закуска, кыздыру өчен кулланалар.
    4. Арт сан — бот ите салкын һәм кайнар закуска-лар өчен, шулпалы ашлар, пешерү-кыздыру, шашлык
    әзерләү, пылау пешерү өчен әйбәт.


    0

     Котлет. Юылган сум итнең ярыларын кисеп алгач, вак итеп турыйлар да ит тарткыч аша чыгаралар.Котлетка кушу өчен яңа пешкән ипи ярамый, чөнки ул котлетны бик тыгыз һәм каты итә. Иң яхшысы — искергән бодай ипие. Ипине тураганда өске катысын кисеп алырга да мөмкин. Шуннан соң аны салкын сөттә яки суда җебетәләр. (Сөтне-суны икмәк җеберлек кенә салырга кирәк.)
    Җебеткән ипине, сыгып, тарткан ит янына салалар. Суган турап өстәргә дә мөмкин. Аннары кабат ит тарткыч аша чыгарып, тоз, борыч сибәләр дә яхшылап болгаталар. Массаны өстәлгә алып ике кул белән акрын гына болгатсаң, ул әйбәтрәк йомшара. Куерак булса, салкын шулпа яки сөт салып болгатырга мөмкин, әмма йомырка сытарга ярамый.


    0

    Үтә күренмәле шулпа. Ул кунак җыйганда бик әйбәт сый була, теләсә нинди шулпалы ашны алыштыра ала.
    Шулпаны зур чынаякка кайнар килеш салып бирәләр, янына тәлинкә белән башка төрле азык та куялар. Болар: вак пәрәмәч, вак өчпочмак, сумса, кабыгы әрчелгән чиле-пешле йомырка, шакмаклап киселгән йомырка тәбәсе, балсыз бавырсак, төрле гренкалар, фрикадельләр, аерым шулпада, суда пешкән пилмән, токмач, дөге һ. б.
    Шулпа әзерләү. Сөякле-итле шулпаны ничек пешерү турында сөйләгән идек инде. Үтә күренмәле шулпаны да шулай ук пешерәләр, әмма аның төсе тагын да матуррак һәм ул ләззәтлерәк булырга тиеш. Ит күбрәк пешсә, шулпа сарырак була. Әлбәттә, болганчык та булырга мөмкин. Аны тоныкландыру өчен болай эшлиләр.
    Муен яки җилемгә бай башка итне ит тарткычтан чыгаргач, салкын су салып, яхшылап болгаталар һәм 1—1,5 сәгать салкында тоталар. Аннары сулы иткә тоз, йомырка агы кушалар. Акрын гына кайнап торган әзер шулпага шуларны болгата болгата салып кайнаталар, аннары утны сүндереп, шулпаны тондыралар. Аны юка тастымал аша артык болгатмыйча'гына сөзеп, яңадан кайнаткач, табынга китерәләр. 600 г иткә: 1 л су, 2 йомырка агы.
    0


    Window Blinds . Business Valuations Brisbane